Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 август 2019, 12:07

Мандарин ашауның да чамасы бар...

Искечә Яңа елны да мандариннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен ничәне ашарга ярый соң?

Көн саен 4 мандариннан артмаса, сә­ламәтлеккә зыян килми. Бу хакта Мәс­кәү Сәламәтлек саклау департамен­ты­ның штаттан тыш баш белгече-диетологы Антонина Стародубова хәбәр итте.
«Әлбәттә, норма юк, әмма чама бар, тәмле дип, килограммлап ашарга кирәкми», – дип аңлатты табиб матбугат конференциясендәге чыгышында.
Белгеч сүзләренә караганда, әгәр кешенең элек цитрусларга аллергия реакциясе булса, мандарин туклану рационында гомумән булмаска тиеш. Әмма анамнезда аллергия булмаса, 2-4 мандарин ашарга мөмкин, дип яза «РИА Новости».
Интернеттан.
Читайте нас: