Караклар хуҗасыз яткан бер нәрсәдән дә чирканмый. Шул сәбәпле, без һәрберегезне уяурак булырга, милкегез саклыгын кайгыртырга чакырабыз. Кирәк әйберләр, акча янчыклары, сумкалар, телефоннар, фото-видеотехникагызны караучысыз калдырмагыз. Төнге вакытка техникагызны йорт алдына куймагыз. Әгәр шикле кешегә тап буласыз икән, күршеләрегезне искәртегез, полициянең участок уполомоченныена хәбәр итегез.