Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь 2019, 14:17

Бер стакан он

Бер калак онБер стакан он, бер стакан су, бер чеметем тоз, сыек май, лимон кислотасы – бу нинди бәлеш камыры икән дисезме? Бу ризык түгел, ә уенчык ясый торган камыр булыр

Бер калак он
Бер стакан он, бер стакан су, бер чеметем тоз, сыек май, лимон кислотасы – бу нинди бәлеш камыры икән дисезме? Бу ризык түгел, ә уенчык ясый торган камыр булыр.
Җитте бит оннан әвәләп уенчык ясый торган заманнар. Моны, әлбәттә, халыкның ачлыктан интегеп, бер калак онны бер стакан суга ботап эчеп исән калган абый -апаларны күрмәгән, белмәгән кеше уйлап тапкандыр. Югыйсә, икмәк кадерен, халыкның тарихын белгән кеше мондый ахмаклык эшләмәс иде, дип уйлыйм. Үз гомеремдә ачлык елларында бер телем ипигә интеккән абый - апаларның яшьле күзләрен күп күрдем, алар сөйләгән куркыныч заманнарны колагыма киртеп бардым. Күпме кинолар, шушы мәхшәрне үткән кешеләр белән очрашулар була, бу хакта күпме китаплар язылган. Бүген килеп, онны уенчык итеп йөртәбез. Балчыктан , пластилиннан, төрле синтетик матдәләрдән ясарга була бит уенчыкны, аның өчен чимал җитәрлек. Әле күптән түгел үткән семинарда булды бу хәл. Балаларның бармакларына ятышлы тозлы камырдан уенчык ясадылар. Карап торсаң – бар да укымышлы кешеләр. Ни өчен икмәк кадере бетте? Ни өчен без балаларыбызга бодай бөртегенең кадерен өйрәтмибез, ни өчен без бүген аны уенчык дип кабул итәбез? Баш җитәрлек түгел. Ачлыкны татыган бер генә кеше дә камырдан уенчык ясап уйнарга ризалык бирмәс иде.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: