Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь 2019, 14:12

Акыллы сүзләр

Акыллы сүзләр

1. Акылсызларга һәм юләрләргә һәрвакыт юл бир.
2. Хатын-кыз теләсә кыяны да тишеп уза ала.
3. Киткәнне -- тоткарлама, килгәнне - кума.
4. Тиз бару -- әкрен бару ул, тик туктаусыз.
5. Яхшы кешенең дошманы булу начар кешенең дусты булудан яхшырак.
6. Бөекләр гади кешеләрдән барлыкка килә.
7. Өскә менәсең килсә, баскыч салырга кирәк.
8. Ир белән хатын кул белән күз кебек булырга тиеш: кул авыртса, күз елый, күз еласа, күз яшен кул сөртә.
9. Кояш яхшыларны да, яманнарны да белми, барысын бертөсле җылыта. Бу тормышта үзеңне тапсаң - син кояшка тиң.
10. Диңгез хәтта кечкенә генә чишмәләрне дә кире какмаганга - чиксез.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: