Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь 2019, 17:09

Уйланырга урын бар.

Русиядә юл фаҗигаларында үлү очраклары артканнан арта бара. Күпчелек аварияләрне руль артына исерек килеш утырган водительләр булдыра.

Елына 70 меңгә якын водитель икенче тапкыр эчеп руль артына утыра. Ә тотылмаганы күпме? Эчкечене таныклыкны югалту да, күп кенә штраф түләүләре дә туктатмый. Хаттә төрмә белән янау да куркытмый аларны. Ә эчеп руль артына утырган водитель аркасында күпме кеше тән һәм җан җәрәхәте ала, күпмесе бер гаепсез вафат була. Шушы исәптән Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 264 нче статьяларына тиешле үзгәрешләр кертелде..Юл фаҗигаләрендә кеше саулыгына авыр зыян килгән очракта эчкән водителне 7 елга иркеннән мәхрүм итү каралган. Юл-транспорт фаҗигасендә кеше үлгән очракта 5 елдан–12 елгача төрмә белән яный. Авариядә исерек водитель гаебе белән ике яки аннан да күбрәк кеше гомере өзелсә, 8 елдан –15 елгача иркеннән мәхрүм ителә. Закон июнь аеннан гамәлгә керде. Эчеп руль артына утыручыларга уйланырга урын бар.
Читайте нас: