Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 сентябрь 2019, 16:19

Борыныңны бик чөйсәң...

Гади кешеләрнең кайгылары башларыннан ашып барганда да мәгънәсезлек күрсәтүче кәнәфи биләүчеләрнең (чиновник дигән сүзне яратмыйм һәм бу очракта әйтергә тел дә бармый) оятсызлыгы бер кысага да сыймый.

Гади кешеләрнең кайгылары башларыннан ашып барганда да мәгънәсезлек күрсәтүче кәнәфи биләүчеләрнең (чиновник дигән сүзне яратмыйм һәм бу очракта әйтергә тел дә бармый) оятсызлыгы бер кысага да сыймый. Су баскан мәйданда зыян күргән кешеләрнең хәлен аңламый, Тулун кешеләрен кимсеткән Иркутск чиновнигы Ирина Алашкевичны вазифасыннан бушаттылар. Бу хакта РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
“Бу хәлне кичә губернатор да раслады”,– диде ул.
Владимир Путинның Приангарьега килүе уңаеннан Тулун кешеләрен рәнҗетүче хатынның аудиоязмасы социаль челтәрләрдә күренгән иде.
Су басудан зур зыян күргән кешеләрне ул Путин белән очрашуга “чуктан-чук” киенеп килмәгәннәр дип тәнкыйтьли һәм тышкы кыяфәтләренә карап, “ике класс белемле” “бичевня” дип атый.
В.Путин шундый мөнәсәбәтне ачыклауны сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә бу чиновникның сүзләре бернинди кысаларга да сыя торган түгел дип белдерде.
Быел Иркутск өлкәсендә су басулардан халык зур зыян күрде. 25 кеше һәлак булды, алты кеше хәбәрсез югалган, 17,3 мең йорт, 49 юл участогы су астында калды, 22 күпер җимерелде.
Иң зур зыян Нижнеудинск һәм Тулун шәһәрләренә тиде.
Владимир Путин Приангарьега 2 сентябрьдә килде. Ул Тулунның 6 санлы мәктәбендә булды. Очрашу барышында кешеләр үзләренең губернаторын алыштыруны сорадылар. Ил президенты бирегә кабат киләчәген белдерде.
Өмет сайты Алсу Төхвәтуллина
фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: