Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 сентябрь 2019, 14:11

Питер татарлары «Әпипә» карый.

Иртәгә “Ленфильм” мәйданында беренче татар музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.Чара Татарстан һәм ТР Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлана.

Иртәгә “Ленфильм” мәйданында беренче татар музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.
Чара Татарстан һәм ТР Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлана. Шул уңайдан “Әпипә” нең исем туе да уза.
Татарстан киносы көннәренең финалы буларак бу фильмның премьерасы тәкъдим ителде. Фильмның идея авторы һәм продюсеры - Миләүшә Айтуганова. Режиссеры - Илшат Рәхимбай. Сценарий авторы - Марат Кәбиров.
Яңа татар киносы Санкт-Петербургта гына түгел, татарлар күпләп яшәгән һәр илдә күрсәтелер, дип ышана Миләүшә Айтуганова.
Музыкаль кинокомедия татар телендә бара һәм анда сюжет «Әпипә» хатын-кызлар музыкаль ансамбле тирәли бара.
Фильмда татар эстрадасында киң билгеле башкаручылар Фирдус Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәрида Әхмәтшина катнаша.
Төп рольләрне Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Рөстәм Гайзуллин башкара.
Читайте нас: