Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2019, 12:25

Аз ял иткәнбезме?

Интернетка дөрес фотолар салмыйлар. Юк, Дәүләт Думасы депутатлары эш урыннарында йоклап утырмый. Алар гел киеренке хезмәттә. Менә күптән түгел янә укучыларның ялын, сәламәтлеген кайгыртып, җәйге каникулларны 1 октябрьгә кадәр озайтырга кирәк, дигән фикер әйттеләр. Алар моны эчке туризмның үсеше белән дә аңлата. Янәсе, сентябрь - «бәрхет» ае. Курортлар да буш тормас, укучылар да кояшның яңа порциясен алыр иде, дип белдерә. Чын була калса, укучылар бу яңалыкны сөенеп кабул итәр, әлбәттә. Ә менә өлкәннәр ничек уйлый икән?

Рәмия Сәгыева, ветеран укытучы (Югары Тәтешле):
-Элекке чор педагогы буларак шуны әйтер идем. Макаренко, Сухомлинский, Ушинский кебек бөек шәхесләр нигез салган Совет чоры мәктәбе нигезе төпле уйланылган, ныклы, ышанычлы, баланы чын шәхес итеп тәрбияли торган система иде. Аңардан тайпылырга түгел, ә аны камилләштерү генә кирәк иде дә бит. Бүгенге мәгариф системасы ниндидер тәҗрибә майданчыгын хәтерләтә. Үзгәреш артыннан үзәгәреш, яңалык артыннан яңалык.
Тюльпан Хисмәтуллина, әни (Шулган):
-Бу яңалык белән килешеп бетмим. Һәрнәрсәнең чамасын белү кирәк. Вакытны дөрес оештырганда, ялын да, эшен дә бергәләп алып барырга була. Өч ай каникул җитәрлек вакыт дип уйлыйм. Ә артыгы мәгънәсезлеккә, ялкаулыкка этәрә. Төп отпуск чорлары бетеп, эшкә башлагач, балаларга тагын бер ай өйдә ни эшләп ятмак кирәк?!
Илнур Гәрәев, әти (Югары Тәтешле):
-Уйлап карасаң, элек тә укуларга ныклап октябрьдән генә кереп китә идек. Әмма без кояшта кызынып, ял итеп кенә ятмадык. Сентябрь укучылар, укытучылар колхоз эшләренә җәлеп ителде. Бәрәңге чүпләү, амбарда эшләү, урып-җыюда катнашу һәм башкалар. Ягъни сентябрь хезмәт ае буларак узып китә иде. Әгәр дә укучыларга әнә шулай хезмәт тәрбиясе бирелсә, тормыш сабаклары алсалар каршы килмәс идем.
Эльвир Бәкиров, әти (Аксәет):
-Курортларда ял итәргә барысының да көченнән киләме соң әле? Бу ай кышкы каникуллар чорына кайтып калачак инде. Кайда барырга, ни эшләргә?
Ә хәзер бераз күзаллар өчен язып үтәм. Димәк, Русия укучыларының җәйге ялы уртача 13 атна тәшкил итә. Шул ук вакытта Франциядә – 8, Германиядә – 6, Англиядә - алтыдан да азрак, Канадада –9-10 атна каникул каралган. Ә безгә һаман ял җитми!
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: