Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь 2019, 17:04

Үземнеке үземнеке инде

Джигарханян элекке хатынына кайткан

Виталина Цымбалюк янынамы?
Юк инде. Яшь хатыннарның никадәр мәкерле була алуын артист аңлады булса кирәк.
Үзе белән бергә картаеп килгән, 30 ел бергән яшәгән Татьяна Власова белән кушылды ул.
“Без бит бәхетнең чыннан да нинди булуын белмибез... Тынычракмы, тавышлымы.. Минемчә, бәхет ниндидер каршылыкны үтү. Сызланулар бетә икән, бу бәхетнең иң югары ноктасы”, — дигән Армен Джигарханян.
Ул Власова белән 2015 елда аерылышкан иде. Татьяна Америкада яшәде. Яшь пианистка белән никах озакка сузылмады. 2017 елда бу пар бик гаугалы аерылышты.
“Татьяна белән бергә картаячагыбызга шатмын”, — дигән 83 яшьлек артист һәм режиссер.
Кызыл таң гәзите сайтыннан
Читайте нас: