Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2019, 16:58

“Битва экстрасенсов” Шиңгәк-күлдә нишләп йөри?

Чишмә районының Шиңгәк-күл авылына ТНТ каналында зур рейтинглар белән барган “Битва экстрасенсов” тапшыруының съемкалар төркеме килгән.

Бу хакта социаль челтәрләрдә авыл халкы хәбәр итә.
Алар фикеренчә, экстрасенслар авылга соңгы берничә ел дәвам иткән балалар үлемнәрен тикшерер өчен килгән. Күрәзәлек сәләтенә ия кешеләр нәрсәләрне ачыклаган, әлегә билгесез.
Август аенда Чишмә районының Шиңгәк-күл авылында яшәүче ике гаиләгә берьюлы зур кайгы килүен язган идек: бер гаилә - 17 яшьлек улларын, икенчеләре 16 яшьлек кызларын югалталар.
Рәмилне (исеме үзгәртелде) 6 август көнне өй чоланында асылынган килеш табып алалар. Үз теләге белән дөньядан китүенең сәбәбен беркемгә дә әйтмәгән, язып та калдырмаган. Егет быел10нчы сыйныфка барырга тиеш булган. Дүрт көннән соң авылда янә ачы хәбәр тарала - 16 яшьлек Дания да (исеме үзгәртелде) үз-үзенә кул салган. Җансыз гәүдәсен мунчадан табып алалар. Ул да муенына элмәк кигән... Бу хәлгә бөтен авыл халкы, туганнары "аһ" итә.
Чыганак: "Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: