Тәтешле хәбәрләре
-15 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2019, 17:03

Күршедә кем яшәгәнен дә белми яшибез бит.

Биш көн үлгән әнисе янында булган бала ничек табылган?Биш көн үлгән әнисе янында булган бала ничек табылган? Тәүдә ул йөргән балалар бакчасы тәрбиячеләре чаң суга. 30 августтан алып алар бу анага шалтырата алмый һәм борчыла башлый.

Тәүдә ул йөргән балалар бакчасы тәрбиячеләре чаң суга. 30 августтан алып алар бу анага шалтырата алмый һәм борчыла башлый.
Фатирга да керә алмыйлар: ишек бикле, беркем җавап бирми. Аннары ишектән ачкычы булган ахирәтен эзләп табалар. Фатирга кергәч тә ул коточкыч күренешкә тап була: хатын үле, аның янында ябыгуның соңгы чигенә җиткән бала ята.
Малай башта әнисе йокыга киткән дип уйлаган. Аннары кычкырырга, ярдәм сорарга, хәтта еларга да хәле булмаган. Алты яшьлек баланың ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә куркыныч.
Әле ул реанимациягә урнаштырылган. Хатынның үлеме буенча тикшерү бара. Гаилә имин булган, исәптә тормаган.
“ Хөрмәтле яңавыллылар! Бу фаҗигале очрак безне уйланырга мәҗбүр итә. Без тирә-яктагыларга игътибарлымы, алар турында кайгыртабызмы? Хәлләрен сорашабызмы?
Ялгыз кешеләргә игътибарлырак булыгыз. Кайчак җылы аралашу, киңәш бирү дә җитә. Без бит кешеләр. Бу хакта онытмагыз!”! — дип язган Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов социаль челтәрләрдә.
Кызыл таң гәзите сайтыннан
Читайте нас в