Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2019, 18:05

Сарымсак эре булсын дисәгез.

Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.Аны көздән утыртучыларга бер серне чишәбез.

Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз. Үзегезнең бакчада үскән сарымсакны берничә ел рәттән утыртмагыз, чөнки ул ваклана башлый. Утырту өчен күршегездән яки базардан сатып алыгыз. Кеше сарымсагы яңа җирдә мул уңыш бирәчәк.
Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар итегез: сарымсакның дүрт-биш кенә тырнагы булсын. Аннан да күбрәккә китсә, уңышыгыз вак булачак. Сарымсакның тырнаклары күп икән — бу “картайган” баш була, чөнки һәр ел саен тырнаклар арта бара.
Кызыл таң сайтыннан
Читайте нас: