Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2019, 16:15

Мәктәпкә җибәрәсе килми

Әти-әнисе кызларын мәктәптә укытмас өчен ялган план корган.

Әти-әнисе кызларын мәктәптә укытмас өчен ялган план корган.
Липецк өлкәсенең Паниковец авылында яшәүче бер гаилә, сигез яшьлек кызларын мәктәпкә бирмәс өчен, бала югалды дип хәбәр тараталар.
2 сентябрьдә беренче сыйныфка укырга төшүче кыз мәктәпкә килми. Әнисе кызының югалуы турында хәбәр итә. Баланың юкка чыгу очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Сигез яшьлек сабыйны тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, авыл халкы эзләргә чыга. Икенче көнне кыз Мәскәү өлкәсендә вахта ысулы белән эшләүче әтисе янында табыла.
Полиграфта тикшергәннән соң, хатынның ялганлавы ачыклана. Алар баланың югалу тамашасын ире белән бергә алдан планлаштыралар. Сорау алу барышында дини карашлы хатынның баласын мәктәпкә бирергә теләмәве ачыклана.
Ахыр чиктә баланы күрше авыл мәктәбенә укырга бирәләр.
Читайте нас: