Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2019, 17:04

Ул, киемнең күплеге, ә кияргә кием юк сыман

Күпләргә таныш хәл. Әллә нинди бәрәктәсез тормыш, дип тә уйлап куярсың. Шәригатьтә бу очракта да меңәр еллар буе сыналган кануннар бар. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм иске киемнәрен нишләткән?

Күпләргә таныш хәл. Әллә нинди бәрәктәсез тормыш, дип тә уйлап куярсың. Шәригатьтә бу очракта да меңәр еллар буе сыналган кануннар бар. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм иске киемнәрен нишләткән?
Аның яңа киеме барлыкка килсә, искеләрен ул мохтаҗларга бирә торган булган һәм: «Яңа кием алгач, дога кылып, искесен мохтаҗ мөселманга бирүчене (гомере дәвамында һәм үлеменнән соң), биргән киеменең берсе генә булса да мохтаҗның өстендә булганчыга кадәр, Аллаһы Тәгалә саклар», – дип әйткән.
Әгәр сез биргән киемнәрдә намаз укысалар, башка изге гамәлләр кылсалар, сезгә савабы тагы да артып кайтарылыр, иншә Аллаһ.
Бу хакта "Ислам.тудей" яза.
Читайте нас: