Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2019, 17:00

Урамда тотып ябыша башладылар

Кичә Уфа полициясе бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән.Ул хәбәр иткәнчә, Сипайлово бистәсенең бер сәүдә үзәгендә аңа ир-ат һөҗүм иткән һәм көчләргә маташкан.

Кичә Уфа полициясе бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән.
Ул хәбәр иткәнчә, Сипайлово бистәсенең бер сәүдә үзәгендә аңа ир-ат һөҗүм иткән һәм көчләргә маташкан. Әлеге факт буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.
Бәхеткә, кыз аның кулыннан ычкына алган һәм ир качарга ашыккан. Кыз хореография студиясе җитәкчесе булып эшли. Сәүдә үзәге бинасында балалар өчен бию түгәрәге үткәрә.
Аллаһка шөкер ир-егет балаларга тимәгән. Хокук сакчылары җинаять урыныннан видеоязма алган. Бу хәл күзәтү камерасының объективына эләккән, шуның аркасында оперативниклар җинаятьченең шәхесен ачыклый алган. Әлегә бу хәлнең шартлары ачыклана.
Читайте нас: