Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 сентябрь 2019, 10:47

Коелган яфраклар белән нәрсә эшләргә?

Алтын көз матурлыгы алма бакчаларына күчте. Агач яфраклары төрле төсләргә буялып ямь өсти. Әмма табигатьнең әлеге гүзәллеге дә озак дәвам итмәячәк. Тиздән барлык агачлар да “яшел шәлен” салып, кышка әзерләнә башлар. Кешеләрне көзге мәшәкатьләр көтә: бакчаларны тазартырга, чүп-чардан арындырырга кирәк. Ә менә агачтан коелган яфракларны нәрсә эшләтергә? Берәүләр кипкән яфрак череп, чир җыеп ятмаска тиеш — яндырырга кирәк дип киңәш бирә, икенчеләре аның яхшы ашлама булуы турында сөйли. Әлеге сорауга “Кызыл таң” гәзите аша җавап бирсәгез иде.Динислам Моратшин.Калтасы районы

Коелган агач яфракларын яндырырга да була. Тик бу очракта туфрак өстенә, табигатькә килгән экологик зыянны истән чыгармагыз. Әйткәндәй, янган көлен ашлама рәвешендә кулланырга була. Әгәр сез­нең җир участогында каен, имән, өрәңге-чаган агачлары бар икән, яфракларын һич тә яндырырга ашыкмагыз. Аларның яфраклары, башка агачларныкы белән чагыштырганда, бөтенләй зарар китерә алмый. Шушы өч агач яфрагында корткыч бөҗәкләр, җимеш бирүче үсентеләр өчен куркыныч чирләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә белгечләр һәвәс­кәр бакчачыларга үз участокларындагы түтәл­ләрнең өстен каен, чаган һәм имән яфраклары бе­лән 3-6 сантиметр калынлыкта мульча ясап каплап куярга киңәш итә.
Арада иң “кыйммәтлесе” — каен яфраклары. Аны мунчада чабынучылар гына түгел, бакча эшен белеп оештыручылар да яхшы бәяли. Чөнки каенның коелган яфраклары да көзге муллыкка ияләшүче бакча корткычларына “көн күрсәтми”. Әлбәттә, бакча җирендә юкә, имән, тупыл яфраклары кертелү дә файдага гына.
Дөресен әйткәндә, җирне җимеш бирүче культураларда очрый торган чирләре булмаган теләсә нинди агач яфрагы белән туендырырга мөмкинсез. Яфраклар мульчасында, билгеле, беренче чиратта яңгыр суалчаннары, ерткыч талпаннар үрчи башлаячак. Алар инде микрофлора өчен иң ышанычлы дуслар. Алар зарарлы микроорганизмнар белән туена һәм туфракны дезинфекцияли.
Әлбәттә, бакча мәйданы зур бул­ганда, аларның барысын да мульча рәвешендә файдаланып булмый. Бер өлешеннән яфрак черемәсе әзерләргә мөм­кин­сез. Яфрак массасын компост өеменә туплагач яисә чокыр ясап шунда тутыргач, аның өстенә күп итеп су сибәргә һәм өстен пленка япма белән каплап куярга кирәк. Эчкә һава керсен өчен япма өстен бер­ничә урыннан тишәргә ки­рәк­леген онытмагыз. Әлеге киңәшне төгәл үтәгәндә, компост ярты ел дигәндә кулланырга әзер булачак. Әгәр яфраклар массасына башта ук яңа чабылган үлән дә өстисез икән — черемәгә әйләнү процессы тагын да тизрәк булыр.
Компостның кайчан өл­ге­рүен катнашмаларның бертөрле массага әвере­лүеннән белеп була. Яфрак черемәсен югарыда әйтелгән таләпләрне үтәп әзерлисез икән, аны яңа үсентеләр утыртканда һич тә икеләнмичә файдалана алачаксыз. Чөнки мондый черемәдә тамырны черетүче чирләр, корткычлар булмый.
Әгәр коелган агач яфракларын яндырырга теләмисез яки моның өчен мөмкинлекләр юк икән, аларны тырма белән җыеп, участокның җире файдаланылмаган урынына ташып күчерегез. Билгеле, яфрактан бушап калган мәйданнар чүп үләне “оясы”на әверелмәскә тиеш. Әлеге өемне яз җиткәч компостка кушыгыз.
Калган яфракларны бакча шредерларында ваклап, яшелчә һәм бакча калдыклары компостына кушарга да мөмкинсез. Менә дигән ашлама булачак.
Көзге яфракларны участокның иң арткы ягына ташып күчерсәгез, керпеләргә яхшы кышлар өчен ышанычлы урын булыр. Бакча җирегез урманга якын булса, керпеләрнең сезгә дә файдасы тими калмас.
Төрле чыганаклардан
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: