Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 сентябрь 2019, 17:45

Киленнәр картая башлый ахры

Русиядә киленнәр сигез яшькә “картайган”. Русиядә кәләшләрнең уртача яше – 25-34 яшь икән. Сигез ел элек кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыккан булган, дип хәбәр иткән Росстат.

Русиядә киленнәр сигез яшькә “картайган”. Русиядә кәләшләрнең уртача яше – 25-34 яшь икән. Сигез ел элек кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыккан булган, дип хәбәр иткән Росстат.
“Яшьләр хәзер өйләнүне кичектерә, - дип сөйләгән Плеханов исемендәге ВЭУ вәкиле Елена Егорова. – Башта белем алабыз, эш табабыз, тораклы булабыз, аннан үзебез өчен яшибез дип кичектерәләр”.
Тагын бер сәбәп бар – яшьләр мөнәсәбәтләрен теркәми яшиләр. Озакламый 2000 нче елда дөньяга килгәннәр гаилә корып яшәр яшькә җитә. Росстат әйтүенчә, яшьләр арасында 35 яшьтән соң гына кияүгә чыгу модасы бар. Күп кызлар гаилә кормый гына бала табып, ялгыз яшәүне хуп күрәләр, ди Егорова ханым.
Ә без яшь чакта 18-19 яшеңдә кияүгә чыкмаган кызларны утырып калган кыз диләр иде.
Читайте нас: