Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 сентябрь 2019, 17:55

үзебездән тора бит

XVII гасырның танылган немец астрономы Иоганн Кеплер ерак киләчәк турында үзенең фаразларын ясаган. Аның гыйльми хезмәтләрен өйрәнгән бүгенге галимнәр Кеплерның фаразлары тормышка аша башлавын белдерә.

610 елда Иоганн Кеплер Коперник эшләре белән кызыксына башлый. Астроном аның теориясен җентекле өйрәнгәннән соң үзенең фаразларын ясый.
Галим ерак киләчәктә Җирдә глобаль җылыну башланачак, шуның нәтиҗәсендә бозлар эриячәк дип әйтә. Бу глобаль үзгәрешләр табигать һәлакәтенә китерәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә миллионнарча кеше һәлак булачак. Иоганн Кеплер кешелек дөньясы ахырының ничек булачагын шулай фараз иткән. Астроном билгеләвенчә, дөнья бетүенә Кояш сәбәпче булачак. Кояш системасында термодинамик үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кояш планетадагы бөтен тереклекне көйдереп бетәчәк.
Бүгенге белгечләр танылган немец галименең фаразларына җитди карый, чөнки аның беренче нәтиҗәләре тормышка аша башлады да инде. Аномаль һава шартлары аркасында бозлыклар эри, дөньяда катаклизмнар арта. Шулай булса да, дөнья бетүенә ышануы авыр. Бәлки, немец галиме дөрес фаразлар ясагандыр, әмма аңа кадәр ерак әле, дип саный бүгенге көн галимнәре.
шушы галәмәтләрнең башлануы турында Коръән китабында бик аңлаешлы язылган җәмәгать. табигатьнең акрынлап үлеп баруында үзебез гаепле түгелме
Читайте нас: