Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь 2019, 17:12

Әстәгъфирулла! Песием Инстаграмда теркәлгән...

Хәзер яше-картының социаль челтәрләрдә утыруы беркемне дә аптыратмый. Мин дә - шул "беркем"нең берсе. Тик...

- Әни, нигә син Зевсның дуслыгын кабул итмисең ул? - ди кызым бер көнне. (Зевс - безнең песи).
- Ничек инде? Без аның белән дус, ашатам, эчерәм, йомшак түшәктә йоклатам. Миннән дә яхшы дус табып кара! - дим.
- Юк инде. Тормышта түгел. Инстаграмда! - дип, ачыклык кертә кызым.
Баксаң, Зевсның күптән инде Инстаграмда үз бите бар икән. Дүрт уртак дусыбыз да бар. 48 подписчигы бар. Үзе дә 97 кешенең яңалыкларына язылган, ягъни - дуслык тәкъдим иткән.
Әйткәндәй, песи-этләр Инстаграм тулы икән! Рәхәтләнеп аралашалар. Сез дә тикшерегез. Мырауҗаннарыгыз тычкан тотмыйча, социаль челтәрләрдә вакыт уздырмыймы, алай-болай?
Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ
Читайте нас: