Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2019, 17:54

Хәрби хезмәт көтә.

Уфа шәһәренең Октябрь һәм Совет районнары хәрби комиссариатлары солдат, матрос, сержант, старшина һәм прапорщик вазифаларына контракт буенча хезмәткә ирләр җыя башлаган.

Уфа шәһәренең Октябрь һәм Совет районнары хәрби комиссариатлары солдат, матрос, сержант, старшина һәм прапорщик вазифаларына контракт буенча хезмәткә ирләр җыя башлаган. Бу вазифаларга, шулай ук, югары яисә уртача профессиональ белеме булганнарны призыв буенча хәрби хезмәт урынына 2 елга контрактка кабул итә алалар.
Контракт буенча хезмәт итүчеләргә ел саен 30 тәүлектән 45 тәүлеккә кадәр ял, бик күп өстәмә акчалар, бер контракт бетеп икенчесен төзегәннән соң хәрбиләрне торак белән тәэмин итү буенча ипотека-җыелма программасына керү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук, гомерне страховкалау, хәрбинең гаилә әгъзаларын да социаль хокуклар белән тәэмин итү каралган.
Читайте нас: