Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2019, 13:29

Илсөя Бәдретдинова: "Кияүгә чыгам!"

Без бигрәк шат.

Илсөя Бәдретдинова бер туйда кәләш букетын тоткан. "Тоттык. Булды бу шуның белән..." - дип язган.
Җырчы туйда кияү аткан керешне тоткан шоумен Ренат Галиаскәр белән кочаклашып фотога да төшкән.
"Бездән сезгә - суыткыч", - дип Рифат Зарипов аларны кавыштырып та куйган, дип яза "Интертат"
"Балтач килене булырсың, ахры", "Шундый матур хатын ирсез ятарга тиеш түгел инде", "Туегыз кайчан?", - дип комментарийлар калдырганнар.
"Бер биш букет тоттым инде, кияүне генә тотып булмый, анысын да берәрсе ыргытканын көтәргә туры килмәгәе, дим...", "Булган икән инде. Сезонны чәчәк тотудан башлагач. Болай да концертка барып житеп булмый иде. Бөтенләй күрәсе юк икән", - дип тә шаярткан инстачылар.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: