Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2019, 18:00

Кайда яхшырак...

2009 елдан алып Төрекмәнстаннан Русиягә 1,9 млн. кеше чыгып качкан.

2009 елдан алып Төрекмәнстаннан Русиягә 1,9 млн. кеше чыгып качкан.
Төрекмәннәр аларны туры мәгънәсендә “качкан” дип белдерә. Бүгенге көндә тагын 600ләп төрекмән илдән чыгарга рөхсәт көтә. Шул ук вакытта меңләгән кеше законсыз гына йөк машиналарында, ярымлегаль автобусларда Казахстан аша Русия шәһәрләренә барып җитү юлларын карый.
Илнең башлыгы Бердымөхәммәтов 40 яшьтән яшьрәк булган ил гражданнарына илдән чыгуны тыйган иде. Әмма шуңа карамастан, Русиягә килеп эшкә урнашучылар азаймый, киресенчә, күбәя генә. Русия программалары аларга башта яшәүгә рөхсәт, аннан паспорт алырга мөмкинлек бирә.
Әйткәндәй, 10-12 мең сум эш хакы – төрекмәннәр өчен хыялның иң югары ноктасы.
дип белдерә Эльвира Әсәдуллина Өмет гәзитендә
Читайте нас: