Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2019, 13:01

Телефоннан шалтыратып 40 мең сумын алганнар

Салаватта яшәүче ир телефон мошенниклары корбаны була һәм банк картасыннан 40 мең сумнан артык акчасын югалта.

26 яшьлек егет аферистларга эләгүен аңлагач та полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, кесә телефонына Мәскәү номерыннан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен банкның куркынычсызлык департаменты хезмәткәре дип таныштыра һәм клиент картасыннан акчаларны исәптән төшерү омтылышы теркәлүен әйтә.
Зыян күрүче банк номерыннан шалтыратуны сорый. Шуннан соң аңа рәсми номердан шалтырату килә. Соңрак кына ул бер санда аерма булуын аңлый.
Сөйләшү барышында шалтыратучы смс-хәбәрдә килгән саннарны атарга сорый. Егет, ышанып, аларны әйтә һәм картасыннан акча салдыралар.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: