Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 октябрь 2019, 22:04

Пугачева белән Билан тамашачысы талаша

Пугачева белән Билан тамашачысы талаша

Мәгълүм булуынча, күптән түгел Дима Билан Самарада исерек килеш сәхнәгә чыгып җырлады. Арытаба җанатарлар алдында гафу үтенде һәм яңадан шәһәргә килеп бушлай концерт куйды.
Концерттаң соң, җырчы интернет челтәренә тагын гафу үтенеп язма бастырган. Аның астына Алла Пугачева болай дип язган: "Горурлыгың турында уйла. Җитәр инде гафу үтенергә". Билан Пугачева белән ризалашкан, әмма җырчының подписчиклары хәзер примадоннага ябешкән. "Ул үзе ни эшләгәнен белә, өйрәтмә аны", дип язалар.
Хәзер интернет челтәрендә ике җырчының тамашачылары да талаша башлады. Бу хәлнең дәвамы тагын булырмы, билгеле түгел.
Читайте нас: