Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь 2019, 16:18

Ахирәт тормышы да бар бит әле.

Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит дип уйлау адәм баласының тормышын дөресли, иманы каршысында җаваплылыгын арттыра, адашырга ирек бирмәс. Барыбыз да — патшасы да, колы да, кылган гамәлләребезне җыеп, Аллаһ каршына кайтачакбыз…

Аллаһның кодрәтләре чиксез!… Үлгән кешене үзеннән алда дөнья куйган бөтен нәселе каршы алырга җыелыр.Фани дөньяда калган туганнары хакында сораштыра башларлар: теге кеше ни хәлдә, бусы ничек… Арадан берсе әйтер: туктагыз әле, ял итсен дияр. Бу тормыш турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә мәгълүмат бик аз. Пәйгамбәребезгә дә (с.г.в.) Аллаһы Тәгалә Исра сүрәсенең 85 нче аятендә болай дип дәшә: “Алар синнән рух турында сораштырыр. Әйт син: рух Раббымның боерыгында. Сез бик аз беләсез бит, диген”.
Адәм баласын кабергә салып иң соңгы кеше 40 адым җир киткәч, ике фәрештә — Мөнкир белән Нәкир килеп сорау ала башлар. Бу вакыт җан тәнгә кире кайта, әмма күкрәккә хәтле генә иңә, ул тоя, күрә, ишетә. Әлбәттә, колак һәм күз белән түгел, башка рәвештә. Хәдистә мәетләрнең өстә йөргән аяк тавышларын ишетеп ятулары хәбәр ителә. Әлеге ике фәрештә фәкать өч сорау бирер: Раббың кем? Динең ни? Нәбиең кем? Адәм баласы, дөньялыкта бу сорауларга җавапны өйрәнеп, белеп яшәсә дә, әгәр тормышын Аллаһ кануны нигезендә кормыйча имансыз яшәп имансыз китә икән, ул җавапны әйтә алмас… Шуннан башланыр кабер газаплары… Раббым — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә, динем — Ислам дине, нәбием — Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дигән җавапны иман белән яшәп дөньялыктан шулай ук иман белән киткәннәр генә әйтә алыр.
Кабер газабыннан котылу өчен дүрт нәрсәне үтәгез, дүрт нәрсәдән тыелыгыз, диде пәйгам¬бәребез (с.г.в.). Беренчесе — бишвакыт намазны вакытында үтәү, икенчесе — зәкят түләү, өченчесе Коръән уку, дүртенчесе — күп итеп тәсбих кылу, ягъни Аллаһны зекер итү. Шушылар каберне киңәйтер вә нурландырыр диде расүлебез (с.г.в.). Тыелырга кушканнары түбәндәгеләр: ялганлау, хыянәт, сүз йөртү, бәвел. Соңгысы турында аеруча кисәтә расүлебез (с.г.в.): сакланыгыз бәвелдән, кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмавыгыз сәбәпле. Киемгә бер тамчы бәвел тию дә кабер газабына илтергә мөмкин. Шуның өчен мөсел¬манның кешелек сыйфаты нәҗестән пакь кием кию булыр.
һәммәгезнең дә игътибар иткәне бардыр —зиратта ямансу-моңсу тынлык хөкем сөрә… Мәгәр чынлыкта бу алай түгел. “Зиратта йөргәндә кабер¬ләрнең тын торуы сезне алдамасын, ни гаҗәп, күп булды анда кайгы-газаплар, дәхи сезне алдамасын каберләрнең тигезлеге, ни гаҗәп, күп булды ул каберләрдәге кешеләрнең бер-берсеннән аер¬масы” дигән сүзләре бар пәйгамбәребезнең (с.г.в.).
Кабер газабына дучар булуның бер сәбәбе сүз йөртү дип әйтеп узган идек. Шул уңайдан риваять сөйләп үтим. Коллар белән сату иткән заманда бер бай бик матур кыяфәтле, эшкә уңган-булган кол ирне сатып ала. Саткан кешесе: “Моның бер кимчелеге бар, ул сүз йөртә”, дип дөресен әйтеп бирә. “Бик кечкенә икән гаебе” дип, сатып ала аны теге бай. Көннәрдән беркөнне бу кол хуҗаның хатыны янына килгән дә әйткән: сезнең ирегез башка хатынга гашыйк һәм ул аны үзенә никахламакчы була, минем сезгә киңәшем — бүген төнлә кайчы йә пычак алып, ирегез янына килегез һәм сакалының бер өлешен кисеп алыгыз, шуның белән ирегезне үзегезгә кайтарырсыз, ди. Хуҗасы янына килеп исә түбәндәгеләрне җиткерә: хатыныгыз башка ирне ярата, сезне бүген төнлә үтерергә киләчәк, уяу булып торыгыз… Төн җиткәч, ире бүлмәсенә хатыны пычак тотып килеп керә. Ияк астына терәп, сакалын кисеп алам дигәндә генә ире сикереп тора да, пычагын алып хатынына кадый. Бу хәлдән соң хатынының туганнары моны үтерә һәм ике кабилә арасында озакка сузылган дошманлык мөнәсәбәтләре башлана. Менә бер кешенең сүз йөртүе нинди фаҗигаләргә китерде! Шуңа күрә Аллаһ сүз йөртүне фасыйклык дип атады. Хүҗүрат сүрәсенең 6 нчы аятендә әйтә Раббыбыз: “Әй, иман китергән кешеләр! Әгәр дә шикле кеше сезгә берәр хәбәр китерсә, ул хәбәрнең хакмы, түгелме икәнлеген тикшерегез. Юкса, абайламастан бер төркем халыкка зыян китерерсез дә, соңыннан үкенеп йөрерсез”. Аллаһның безгә аңлаткан кыйс¬сасында бөтен ишеткән сүзгә дә ышанмау турында зур дәлилләр бар. Хаклыгы расланмаган сүзгә игътибар бирмәү хәерле. Бер кечкенә генә сүз аркасында гаиләләр җимерелергә, балалар ятим калырга мөмкин…
…Гомәр ибне Хәттаб (р. г.) каберлекләр янында туктап озак елады. Моны күреп мөселманнар гаҗәпкә калды, ни булды, җәһәннәмне искә алганда да күз яшьләреңне тыя идең бит, монда ник елыйсың, диделәр. Гомәр (р. г.) әйтте: дөреслектә, каберлекләр — Ахирәт йортларының берседер. Әгәр аннан котылсаң, аннан соңгысы кабердән җиңелрәктер, әгәр котылмасаң, аннан соңгысы кабердәгедән авыррактыр… Кайберәүләр дөнья рәхәтенә яки киресенчә, авырлыгына чыдый алмыйча үз-үзләренә кул сала. Имеш, аның башына күтәрә алмастай сынаулар төшкән. Дөрес түгел: Аллаһы Тәгалә инсаннарга сынауны рухи халәтенә, әзерлегенә карап бирә, күтәрә алмастай йөк белән беркемне дә йөкләми. Адәм баласы, үләм дә котылам дип уйлап бик нык ялгыша һәм тагы да хәтәррәк хәлләргә килеп эләгә. Болар барысы да хакыйкый гыйлем юклыктан килә шул, кызганыч. Бүген илебездә мордар китүчеләр саны елдан-ел артып тора. Әгәр кабер газабы, барзах тормышы, Ахирәт хакында хәбәрдар булсалар, дөньялыкта сыналган сынаулары болар алдында бик кечкенә булып калырлар иде!
Җан ул — Аллаһ тарафыннан адәм балаларына тапшырылган әманәт һәм аны күз карасыдай саклау тиеш. Кабер газабының бер сәбәбе хыянәт булгач, үз -үзенең җанын кыйган бәндәнең җәннәтле булырга ни өмете кала?!
Әл Хәмед ибне Мәхмүд әл Нәгъвәли риваять кыла: Ибне Габбас янында утырганда бер кавем килде һәм әйттеләр: “Без Хаҗ кылырга чыккан идек, юлда бер иптәшебез үлде. Аны далада күмәргә дип кабер илә ләхет әзерләдек. Мәетне ләхеткә иңде¬рергә дип торганда ни күрик, анда еланнар бөгәр¬ләнеп ята! Монысын ташлап тиз генә икенче урында казыдык, анда да кара еланнар тулган иде. Өченче кабер белән дә шул хәл килеп чыкты, инде иптә¬шебезне кая күмик, сезнең янга киңәш сорап килдек , — диделәр. Габбас әйтте: “ Бу еланнар аның кылган гамәледер, барыгыз, каберләрнең берсенә күмегез. Валлаһи, бөтен даланы казып чыксагыз да еланнардан котыла алмассыз, кавеменә хәбәр бирегез”. Бу кешеләр иптәшләрен җирлиләр, кайтып хатыныннан сорыйлар: иреңнең нинди гамәле бар иде? Хатын җавап бирде: ирем бодай сатучы булды, әмма бер өлеш бодай орлыгы салса, калганын башка орлыклар белән катыштырыр иде…
Менә бу хыянәт була инде! Безнең заманда да сәүдәгәрләр үзләрен әлеге кешедән ким тотмый. Тизрәк баю, акча туплау өчен халыкны кычкыртып талыйлар, үлчәүләрендә гаделлек юк. Мәгәр хыянәт дигәндә сәүдә өлкәсен генә күздә тотмыйбыз. Ул булырга мөмкин хәләл җефетеңә, балаларыңа, туганнарыңа, иманыңа карата да. Бер риваять бар: Мәдинә читендә бер кешенең апасы яши иде, каты авырудан вафат була бу. Апасын җирләгәндә, мо¬ның акча янчыгы кабергә төшеп китә. Өенә кайткач кына юклыгын күреп ала да, кайда югалтуын исенә төшереп, зиратка китә. Апасының каберен казып янчыкны ала, бер генә йөзенә карыйм әле дип ләхетне ачса, ни күрсен — апасы ут эчендә янып ята! Кайтып әнисеннән сорый, апаның нинди гаепләре бар иде, ди. Әнисе әйткән: тәһарәтне җиренә җит¬кереп алмады, намазларны вакытында укымады, күршеләрнең сөйләшкәнен яшертен тыңлап торып, аннан урамга чыгып сөйли иде…
Карагыз, өч төрле гөнаһ! Өчесе дә бу хатынның кабер газаплары күрүенә сәбәп булган. Әлбәттә, кабер газаплары хакында күп сөйләргә була. Әмма галимнәр төрле фикер әйтә: берләре кабер газабы рух өчен генә, тән өчен түгел, ди. Икенчеләре тән дә рух та җәзалана дип саный, өченче төркем галимнәр кабердә чакта җан тәнгә кире кайтмый дигән фикерне алга сөрсә, дүртенчеләре моның киресен раслый. Ничек кенә әйтсәләр дә, һәрберсенең үз дәлиле бар! Бу мәсьәләдә хакыйкый мөселман шикләнергә, ышанмаучылык күрсәтергә тиеш түгел.
Кабер газабына ышанмаучыларны икегә бүлеп карарга була. Берләре әйтә: бу күренеш акылга сыймый, адәмнәрнең табигатенә хас нәрсә түгел болар, ди. Андыйларга җавабым шул: пәйгамбәрләр тышкы кыяфәтләре ягыннан гади кешедән бернәрсәсе белән дә аерылып тормады — борын да, күз-колаклар да үз урынында. Әмма алар фәреш¬тәләрне күрә, ә без күрмибез. Аллаһ илчеләренә могҗизалар бирде, мәсәлән, Муса галәйһиссәләмнең таягы еланга әйләнде, Гайсә галәйһиссәләм үлеләрне терелтә иде, ә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур могҗизасы Коръән! Шуңа күрә, әгәр кеше акылга сыймый дип кабер газабын инкяр итә икән, ул пәйгамбәрләрне дә инкяр иткән булып чыга һәм шуның белән ислами милләттән дә чыккан санала. Икенче төр ышанмаучылар бу турыда катгый дәлилләр юк дип әйтә. Әмма җентекләп тикшерсәк, Коръәндә дә, хәдисләрдә дә кабер газабының хаклыгын дәлил¬ләүче мисалларны күрербез. Аларның беренчесе — Ибраһим сүрәсенең 27 нче аяте: “Пакь сүзләр белән иман китергәннәрне Аллаһы Тәгалә һәм фани дөньяда, һәм Ахирәттә дә ныгытыр…” Биредә Ахирәт сүзе кабер дип тәрҗемә ителә. Ни өчен? Бохари Сахих Муслим, Ән Нәсаи, Әбу Даут ибне Нәҗ риваять кылган хәдис-шәрифләрдән күрерсез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр мөэмин кабергә яткызылса, аның янына фәрештәләр килер һәм шаһидлык кылдырыр, бу сүзне Ибраһим сүрәсенең 27 нче аяте исбатлый”. Шушы дәлилләрне белә, ишетә торып, әйтеп буламы кабер газабы юк дип? Бу хәдисне күпме галим риваять кыла, ул — сахих хәдис.
Икенче дәлил — расүлебез (с.г.в.) догасы. Шушы доганы кылыгыз, кабер газабыннан котылу өчен диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Ул дога болай яңгырый: йа, Раббым, мин сыенамын Үзеңә кабер газабыннан!
Аллаһ Сөбеханә вә Тәгаләнең рәхмәтләре чиксез — кабер газабына бөтенләй дә дучар ителми торган кешеләр бар. Алар: пәйгамбәрләр, балигъ¬лык яшенә җитми үлгән сабый балалар, мөсел¬маннарны дошман явыннан саклаучы мурабитлар, Аллаһ юлында корбан булган шәһитләр, эчтәге авырудан (ашказаны) үлеп киткән кеше (бу турыда пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар: эчтәге авыру сәбәпле вафат кеше кабердә газапланмас), Тәбәрак сүрәсен укыган кеше (расүлебез (с.г.в.) әйткәнне имам Тирмизи риваять кыла: Коръәндә 30 аятьле сүрә бар, кем аны укыса, гөнаһлары кичерелер һәм ул кабер газабына дучар ителмәс), җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр (Тирмизи риваятендә болай диелә: бер мөселман җомга көн яки кич вафат булса, кабер газабыннан имин кылыныр).
Раббыбыз безләрне шушы әһелләрдән насыйп әйләсен дип догада булыйк, җәмәгать. Кулыбыздан байлык, тәнебездән саулык китеп баргач кына түгел, сау-сәламәт һәм матур, бай тормышта яшәгәндә дә үлемне һәрчак искә алыйк. Җаныбыз бит Аллаһтан әманәт буларак бирелә, ә әманәтне, кадерләп саклыйлар да, кире Хуҗасына кайтарып бирәләр, Аллаһның кануны шундый! Бу канунны бозып, үзебезгә үзебез зыян салмыйк. Кыямәт көне килгәнче, һәр кеше үз күңеленә хисап ясасын, үлгәннән соң ни көтә мине, артымнан хәерле гамәлләрем савап булып барырмы дип, үз-үзенә сорау бирсен адәм баласы. Аллаһ әйтте: Мин яралттым үлем белән тереклекне, белер өчен — кайсыгыз изге гамәлне күбрәк кылыр дип. Үлемдә изге гамәлне кылып буламы дигәндә, шул аңлашыла — аны һәрвакыт искә төшереп тору кирәк.
Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит дип уйлау адәм баласының тормышын дөресли, иманы каршысында җаваплылыгын арттыра, адашырга ирек бирмәс. Барыбыз да — патшасы да, колы да, кылган гамәлләребезне җыеп, Аллаһ каршына кайтачакбыз…
Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә аның ахырын да булдырды: һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек!
Рамил Хәзрәт Юныс
Игелек чыганагы
Читайте нас: