Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь 2019, 18:40

Кем-кем микән, бу мин икән

Елки” фильмында уйнаган гастарбайтер Джимми әле кайда?Яңа ел алдыннан күрсәтелгән “Елки” фильмындагы таҗик гастарбайтеры Джиммины хәтерлисездер? Ул һөнәре буенча актер түгел, фильмда исә үзен-үзе уйный. Мәскәүгә акча эшләргә килгән таҗик балалар бакчасында сакчы булып эшли, эш хакын өенә, гаиләсенә салып бара, елына бер тапкыр исә үзенә бәйрәм ясый – Макдональска бара.

Яңа ел алдыннан күрсәтелгән “Елки” фильмындагы таҗик гастарбайтеры Джиммины хәтерлисездер? Ул һөнәре буенча актер түгел, фильмда исә үзен-үзе уйный. Мәскәүгә акча эшләргә килгән таҗик балалар бакчасында сакчы булып эшли, эш хакын өенә, гаиләсенә салып бара, елына бер тапкыр исә үзенә бәйрәм ясый – Макдональска бара.
Белгечләр аның фильмда яхшы уйнавын билгеләгән. Егетнең исеме – Баймурат Аллабердиев. Аның тарихы “Миллионер из трущоб” фильмындагы геройның язмышына ошаган. Әле ул миллионерга әйләнмәсә дә, нольдан акча эшләргә өйрәнгән.
Милләте буенча – үзбәк, Таҗикстанда туган. Балачактан музыка ярата, әмма үз илендә ул бу юл белән акча эшли алмый. Сарык көтүе көтеп көн күрә, эш хакын акчалата түгел, бәрәнләтә түлиләр. Ач торган чаклары күп була, 2007 елда Мәскәүгә акча эшләргә чыгып китә. Йөк бушатучы, сакчы булып эшли, буш вакытларында һинд җырлары җырларга ярата. Беркөнне аның “концертын” видеога төшереп интернетка Ютуб каналына куялар. Гади таҗик егете шунда ук популярга, интернет йолдызына әйләнә. Аны Мәскәү клубына чыгыш ясарга чакыралар, аннан корпоративлар, туган көннәр китә... 2010 елда “Елки” фильмының режиссеры аны кинога чакыра.
Бүгенге көндә “Джимми”-Баймурат (ул бу кушаматны “Танцор Диско” фильмындагы җырны җырлаганы өчен ала) Санкт-Петербург шәһәрендә яши, Людмила исемле рус хатыны белән гаилә корган. Людмила – спортчы, биатлончы.
Дип хәбәр итә Эльвира Әсәдуллина
Читайте нас: