Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь 2019, 16:28

Әкиятләр баланы нәрсәгә өйрәтә

Мультфильмнар караганнан соң, андагы бер геройга охшарга тырышып, бала да зонт тотып очарга теләгән. һәм очкан...

5 яшьлек малай энесе белән мультфильмнар караганнан соң, андагы бер геройга охшарга тырышып, балконга чыккан да, зонтны ачып сикергән. Бәхеткә каршы, бала нык имгәнмәгән. Урамнан үтеп баручы бер кеше бу хәлне күреп, йөгереп килгән.
Әнисе бу көнне эшкә киткән, ә ул үги әтисе белән өйдә калган. Иркәй азык-төлек артыннан кибеткә чыккан арада, 5 яшьлек бала янында утырган энесенә мультфильмдагы геройлар сыман очып күрсәтмәкче булган (кайсы мультфильм икәнлеге ачыкланмаган). Ир, сорау алган вакытта, урамга чыгар алдыннан тәрәзәләренең ябык булуын тикшердем, дигән.
Бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен әнисе административ җаваплылыкка тарттырылган, дип языла Коми республикасы буенча ЭЭМның матбугат хезмәте сайтында.
Бу хәлне ишеткән һәр ана балаларына карата игътибарлырак һәм саграк булсын иде. Чөнки хәзерге заман балалары көннәр буе телевизор каршында утырырга әзер. Тик барлык мультфильмнар да балалар өчен файдалы мәгълүмат бирми. Психологлар сюжеттагы хәлләрне тормышта куллану куркыныч булуын кисәтә. Ата-аналар шуны истән чыгармасын иде.
Ләйсән Каспранова
Читайте нас: