Төрлесеннән
9 Октября 2019, 07:38

Җиде баласы белән урамда торып калды

21 июльдә Мәләвез районының Троицкий авылында яшәүче Наталья Багимованың өе янган иде. Хатын җиде баласы белән бер әйберсез урамда торып калды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген исә бу гаилә тулай торакның кечкенә бүлмәсендә акча түләп яшәргә мәҗбүр. Бу вакыйгадан соң ике ай ярым узды инде, ләкин хатынга һаман ярдәм итүче юк.
Күптән түгел Наталья Башкортстан Башлыгына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Республика хакимияте шунда ук бу үтенечкә игътибар итте.
- Кышка кадәр ярдәм итсәләр иде, - ди хатын.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас