Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 октябрь 2019, 12:50

Зәйнәп тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләде

Ниләр үзгәргән? Гомумән, соңгы вакытта бик серле күренә әле җырчыбыз.

"Мин генә түгел, дөнья үзгәрде. Миңа хәзер 25 тә, 35 тә түгел. Олы улыма 25 тулды. Шуңа күрә үзгәрешләрсез булмый. Һәм үзгәрүнең бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Элек җырлаган җырларымны гел башкарырга димәгән бит. Мин шул ук бер әйберне эшләргә яратмыйм да. Күп әйбер үзгәрде инде, ләкин алар сер булып калсын, ярыймы?!, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
Шулай да бер үзгәреш турында әйткән Зәйнәп ханым. “Тормышымда әллә нинди үзгәрешләр бар дип мактана алмыйм. Шулай да, кызлар, әйтми булдыра алмыйм. Бер үзгәрешем бар: ул – вес! Ул төрле якка үзгәреп тора...” – дигән уены-чыны белән.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: