Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 октябрь 2019, 17:56

Һавадагы шарлар...

Соңгы вакытта бәйрәмнәрдә һавага кабартылган шарлар очыру гадәткә керде. Мәктәп бәйрәмнәреннән тыш, балаларның туган көннәрендә дә бәйләм-бәйләм шарлар күккә күтәрелеп китә. Матур, сүз дә юк.

Ә аларның кайда очуы турында уйлап караганыбыз бармы? Юк, ул бер дә космоска юл алмай, ә берничә километр юл үтеп, сүнә дә, яңадан җиргә төшә һәм җирдәге, судагы җәнлекләрнең, кошларның ашказанына эләгә. Алай гына да түгел, хайваннар бу шарларның тасмаларына уралып, котыла алмыйча, җәфалы үлемгә дучар була.
Кайбер җитештерүчеләр үз продукциясенә «таркалучы латекстан» дип яза. Хәтта мондый шарлар да тулысынча таркалып бетсен өчен бик озак еллар кирәк.
Белгечләр әйтүенчә, соңгы ун елда гына җирдәге һәм су өсләрендәге кабартылган шарлар һәм аларның фрагментлары өч тапкырга арткан. Аларны ризык дип йотарга тырышкан кошлар, дельфиннар, ташбакалар, сарыклар, сыерлар, этләрнең нинди газаплы үлемгә дучар булуын күз алдына китерүе кыен түгелдер. Ә бит кайчандыр бу шарлар безгә бәйрәм шатлыгы бүләк иткән булган. Бер-ике минутлык...
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: