Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 октябрь 2019, 21:40

Инша урынына ак кәгазь тапшырган...

Һәм “бишле” алган.

Япониянең 19 яшьлек кызы Эйми Хага — Миэ университетының беренче курс студенты. Ул тарих факультетында ниндзя тарихын өйрәнә. Кыз Ига-Уэно музее турында инша язарга тиеш була, әмма тикшерү өчен чиста ак кәгазь бите тапшыра. Аның эше “абуридаси” дип аталган хат техникасын кулланып язылган була. Нәкъ менә шул ысул япон шпионнары тарафыннан яшерен хатларны тапшыру өчен кулланылган. Язылганны укыр өчен, ут өстендә тотып, кәгазьне җылытырга кирәк.
Профессор эшнең креативлыгына карап бәя куясын белгән кыз, башка эшләрдән бөтенләй аерылып торган инша язарга булган. Эйми ниндзя вакытында кулланылган борынгы рецепт буенча соя борчагыннан кара әзерләгән. Кызга махсус кара әзерләү өчен ун сәгатькә якын вакыт кирәк булган.
Педагог буш битне ертып атмасын өчен Эйми “кәгазьне җылытырга” дип язып куя. Укытучысы аның хезмәтен оригинальлеге өчен иң югары балл белән бәяли.
"Кызыл тан" сайтыннан
Читайте нас: