Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 октябрь 2019, 18:35

Фельдшерны тимер таяк белән ярганнар

Ә ул ярдәм күрсәтергә килгән булган.

Октябрьскийда бер фельдшер үлемнән калган.
Ашыгыч ярдәм машинасын, башы авыртуга зарланып, 23 яшьлек кыз чакырта. Адрес буенча килән фельдшер фатирда кыз белән исерек егеткә тап була. Табиб кызны тикшергәндә егет үзен бик агрессив тота һәм аңа комачаулый.
Сүз иярә сүз чыгып, алар әүмәкләшә башлый, шулвакыт чирле кыз фельдшерга тимер таяк белән ташлана. Битенә дезодорант сибә.
Табибны җәнҗалчылардан участок инспекторы коткарган.
Зыян күрүченең йөзе һәм башы яраланган. Бу кылыгы өчен кызга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: