Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 октябрь 2019, 12:02

«Чәкүшкә»

Таң сызылып килә иде инде. Сә­гый­дәнең сменасы тыныч үтеп китә алмады. Ашыгыч ярдәм машинасы белән гинекология бүлегенә бер хатынны китерделәр. Кечкенә генә буйлы ябык хатын курккан күзләрен зур ачып, шәфкать туташына карады. Бу карашта ялвару да, үкенү дә, әле сүнеп бетмәгән өмет чаткылары да бар иде.

Сәгыйдә тиз генә табибка шалтыратты, анысы күз ачып йомганчы хатын янында басып тора иде инде. Бүлекнең иртәнге кунагы бала төшерергә ниндидер укол ясаткан иде. Аның хәле начарайганнан начарайды. Анестезиолог чакыртып, катетер ярдәмендә укол ясамакчы булдылар, әмма аның кан тамырлары шартлап, даруны кабул итми энә төрткән һәрбер ноктадан кан саркып чыкты. Әйт, нәрсә ясадың, дип ачынып кычкырды табиб. Йөзе ак җәймә төсенә кергән креслодагы хатын хәлсез куллары белән Сәгыйдә апасының кулларын кысты да, акрын гына күзләрен йомды. Үз хәлен аңлагандай, бите буйлап кайнар яшьләр акты. Башкаладан ашыгыч ярдәм чакыртмый чара калмады. Кызганычка каршы, хатын дәваханәгә барып җитә алмады, ярты юлда җан бирде. Ә аны өендә берсеннән берсе кечкенә балалары көтә иде.
***
Кинофильмнардагы фәхыйшәләргә охшатып чәчләрен зәңгәр, яшел төскә буяп, кыска итәк киергә яраткан Гөл­фия төпкел авыл җирендә эчкече гаилә­сен­дә үсте. Иренең усал карашыннан да курыккан Сания апа үзе ятимлектә үс­кәч, баламны ятим итмим, дип гел тү­зеп яшәде. Бер генә кыз булуына карамас­тан, Гөлфия әти-әни назы да күрмә­де. Ата кеше салып алса, ул әнисе белән я печәнлектә, я күршеләрдә йоклап йөри иде. Мәктәптә укуының да рәте булмады. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган җәе иде. Күршесендә генә яшәгән шалапай Рәфис белән дуслашып алды ул. «Кәҗә» мотоциклына утырып бергә кич йөрделәр. Әллә нинди кешеләр белән таныштылар. Кыз акрынлап аракысын да эчә, тәмәкесен дә тарта башлады. Гөлфиянең өенә кайтмый калган чаклары да ешайды. Шулай җәй үтеп китте. Әтисенең, үтерәм, кызый, бу малай-шалайдан аерылмасаң, дигән сүзләрен колагына да элмәде ул. Август азаклары иде, әтисе чираттагы «спектак­лен куеп» әнисен куып чыгарган. Ә кыз соңлап кына кайтып керде. Кыз бала, дип тормады, әтисе аны чигәсеннән чабып җибәрде. Моны көтмәгән иде Гөлфия, ачуыннан калын такталардан ясалган утыргычны күтәреп алды да, әтисенең «түбә чүмече»нә бирде. Ә тегесе исә идәнгә тәгәрәп барып төште. Шул килеш әтисен калдырып чыгып киткән кыз егете яныннан иртән генә керде. Әти кешенең гәүдәсе егылган җирендә катып беткән иде. Үлгәнме – үлгән. Авылда бер эчкече кәмер, дип аны җир куенына салдылар.
Озак та үтми шәһәргә киткән әнисе автобус тукталышына барып менгән автомобиль астында калып үлде. Гөлфия берүзе торды да калды. Унынчыга барыр елда ул күрше егетеннән бәби көтә иде инде. Әти-әни йортында икәүдән икәү яшәп карады яшьләр. Тик ир бабай туфрагыннан булып чыкты, бергә утырып капкаласалар да: кайда сөйрәлеп йөрдең, чәкүшкә алып каттыңмы, дип Гөлфиягә кунып сикерә торган булды. Бер-ике ел тартыштылар алай да. Баласы тәпи киткән елда бу ир икенче хатынга барып йортка керде. Гөлфия берүзе яшь бала белән торып калды. Ятим хатынга булышырга теләүчеләр бихисап иде. Кайсы яртысын кыстырып кунарга ук килде. Яшь хатынга «Чәкүшкә» кушаматы тактылар. Бәхетен татып тагын бер ир белән яши башлады, анысы Гөлфиянең авырга узганын белгәч тә, койрыгын сыртка салып, чыгып качты. Дәваханәгә барып күренгәндә йөкле хатынның аборт ясатыр вакыты узган булып чыкты. Гөлфия ул баласын да тапты. Начар гадәтләре булса да балаларын әйбәт итеп карарга тырышты. Ана капиталына иске генә йорт алып, район үзәгенә килеп урнашты. Җебеп тормады – эшен дә тапты.
Чир китә, гадәт китми. Гөлфия үзе кебек ятим, сукбай ирләр белән чуалды, бер-ике абортка барып кайтырга мәҗбүр булды. Шулай итеп йөри торгач, Сәгыйдәнең улы белән чуала башлады. Армия сафыннан яңа гына кайткан Алгиз аның тозагына барып эләкте. Яхшылап сөйләшеп тә карады Сәгыйдә улы белән. Белмәссең яшьләрнең башында нинди уйлар кайнаганын! «Балам, себер якларына чыгып йөреп кайт, кешеләр белән аралаш, күрәләтә башыңны сазлыкка тыкма», дип үгетләгәч, Алгиз читкә чыгырга ризалашты. Ә «Чәкүшкә» Гөлфиядән ир затлары өзелеп тормады, ул тагын ике бала алып кайтты. Кайсының әтисен дә белә алмады. Соңгысы зәгыйфь булып дөньяга килде. Алгиз исә кайткан саен Гөлфиягә барды. Ансыз торалмыйм, башка хатын-кызлар күңелемә ятмый. Машина, байлык кызыктыра аларны, ә Гөлфия гади, аңа берни дә кирәкми, дип әнисенең авызын япты. «Ярый, синең тормышың, үзең сайлаган язмыш, балам, хәерлегә булсын», – диде әнисе чарасыздан.
***
Гинекология бүлегендә эшләгән Сә­гыйдә ул хатынны бик үк яхшы белмәсә дә, күреп калганы бар иде. Шушы сменасында булган хәлдән нәрсә уйларга белми, тәрәзә төбенә барып басты. Тышта көз, алтынга манылган каен яфракларын җил очыра. Берчә шушы хатынны, берчә аның ятим калган балаларын күз алдына китереп, Сәгыйдәнең тамагына төер тыгылды, чигәсеннән кайнар яшьләр тамды. Бер кешегә кирәкмәгән кыз бала. Тормыш юлын ничек тәмамлады...
Ә Алгиз хәзер нишләр? Яшьрәк чагында балалар йортыннан бала алып карыйм, өйләнмим мин, әни, дия торган иде. Әллә юраганы юш килдеме соң. Эх, дөнья! Мең катлаулы уйлар белән Сәгыйдә кайтырга чыкты. Дәваханә алдындагы эскәмиядә башын иеп аның газизе утыра иде.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: