Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 октябрь 2019, 12:04

Әбине томограф эчендә онытып калдырганнар...

Болгариянең Павликени шәһәрендә 70 яшьлек әбине компьютер томографы эчендә онытып калдырганнар. Олы яшьтәге хатын дәваханәгә үпкәләрен тикшертергә килгән булган.

Дәваханәдән бик озак кайтмый торгач, әбинең кызы чаң суга, полициягә хәбәр итә. Хокук сакчылары югалган хатынны томограф эченнән таба. Аппарат торган кабинет ачкыч белән бикләнгән була.
Бахыр пациентны анда лаборант "онытып" калдыра. Дәваханәнең баш табибы белдерүенчә, әлегә ул отпускыга киткән. Ләкин ялдан чыккач, хәтерсез хезмәткәр белән бик каты сөйләшү булачак.
Дәваханәдә белдерүләренчә, әбинең сәламәтлегенә зыян килерлек бернәрсә дә булмаган, аппарат сүндерелгән була. Шулай да 6 сәгать томограф эчендә яткан хатынның туганнары медицина оешмасын судка бирергә ниятли.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: