Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 октябрь 2019, 12:08

Келәштә мәдәният йорты ачылды

Чишмә районы Келәш авылында күренекле язучы, шагыйрь һәм драматург Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан яңа мәдәният йорты ачылды.

Ачылу тантанасы 20 октябрь көнне Келәштә Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында узды.
- Йөзьеллыкта барысы да башлана гына әле. Без барлык Башкортстан халкы белән республикабыз мәдәниятына, әдәбиятына һәм тарихына яңа бит ачабыз. Чөнки башкорт әдәбияты, сәнгать һәм музыка дөнья мирасында иң лаеклы урынга лаек, — дип саный шагыйрьнең оныгы, Мостай Кәрим фондын гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов.
Элек бу урында торган мәдәният йорты узган гасырның 60нчы елларында төзелгән. Башта аны ремонтларга гына планлаштырганнар. Әмма эшкә керешкәч, бинаны сүтәргә, ә урында яңа бина төзергә кирәклеге ачыкланган. Проектка «Башнефть» компаниясе кушыла — 65 миллион сумнан артык акча бүлә. Төзелеш 5,5 ай дәвам итә.
Мәдәният йорты ачылуга ук яңа сәхнәгә «Рябинушка», «Гөлнәзирә», «Червона калина» һәм танылган йолдызлар — Башкортстанның халык артисты Азамат Тимеров һәм Марат Шәрипов чыкты.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: