Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 октябрь 2019, 13:06

Арнольд Шварценеггер үлә язган

Йөрәгенә чираттагы операциясен ясатканда актер чак якты дөнья белән хушлашмаган. Бу хакта ул әле генә – “Терминатор: темные судьбы” дип аталган киноның съемкалары тәмамлангач кына әйтергә булган. Хәле авыр икәнен элегрәк әйтсә, 1984 елда ук экраннарга чыккан яраткан персонажын уйнарга рөхсәт итмәсләр дип курыккан.

72 яшьлек актер бу хәлне The Sun басмасына биргән интервьюсында сөйләгән. Табиблар Шварценеггерга йөрәк клапанын алыштырырга кирәклеге турында хәбәр иткәндә съемкалар башланырга берничә ай гына калган булган. Тумыштан килгән йөрәк “дефектын” төзәтер өчен актер мондый операцияләрне даими ясатып торган. Шуңа күрә гадәти күренеш итеп карарга өйрәнгән. Әмма бу юлы операция өстәлендә көтелмәгән хәл килеп туган һәм табибларга Терминаторны “теге дөньядан кайтару өчен” нык кына тырышырга туры килгән.
Наркоздан уянып моны ишеткәч, актер борчуга калган. “Үлемнән курыкмадым, мондый хәлдән соң тиз арада кире формага кереп, яраткан ролемне башкара алмаудан курыктым”, – дигән ул.
Шуңа күрә дә табибларны тыңламыйча, даваханәдән чыгу белән спортзалга юлланган.
“Операциядән соң күпләр үзләрен иркәләргә керешә. Яшем барса да, тренировкаларны калдыру кирәкми дип исәплим. Әлбәттә, физик күнегүләр эшләү авырлашты. Аның каравы, шушы яшемдә экранда шәрә килеш күренергә оят түгел миңа!”– дигән Арни.
Чыганак: 7days.ru
Фото: akspic.com
Читайте нас: