Төрлесеннән
25 Октября 2019, 08:45

Авариядә 4 пассажир җәрәхәтләнгән

Кичә Дүртөйле трассасында Дүртөйле-Суккул юлының 30-нчы километрында үлемечле юл һәлакәте теркәлгән. ВАЗ-2115 һәм “Шевроле Круз” автомобильләре капма-каршы килеп, бәрелешкән. Беренче машина руле артында 29 яшьлек ир була, иномарка белән 38 яшьлек уфалы ханым идарә иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авария урынына тиз арада коткаручылар, медиклар, дәүләт автоинспекторлары килеп җиткән.
Төбәкнең ЮХХДИ хәбәр итүенчә, ВАЗ-2115нең водителе ДТП урынында ук үлгән, аның 4 пассажиры - хастаханәдә. “Шевроле”дагы 12 яшьлек малай да дәваханәгә озатылган.
Юл полицейскийлары авариянең сәбәпләрен ачыклый. Вакыйга - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контролендә.
ВАЗ-2115нең тагы бер 34 яшьлек пассажиры юл һәлакәтендә алган авыр тән җәрәхәтләреннән төнлә якты дөнья белән хушлашкан. Әлеге вакытта дәваханәдә төрле дәрәҗәдәге травмалар белән 4 кеше ята.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас