“Ни эшләргә: сөйләргәме, юҡмы?” – дип уйга калган имам. Ахырда егетнең үзенә мөрәжәгать иткән:
– Ялгызыңа вәгаз сөйләргә кирәкме икән – ничек уйлыйсың?
– Әллә инде, – дип җилкәсен кыскан көтүче. – Мин – гади эшче, андый мәсьәләләрне аңлап җиткермим. Әммә шуны әйтә алам: сарайда малларның берсе генә калган хәлдә, аны азыксыз тотмас,
Бу сүзләрне йөрәгенә якын алган имам-хатип ихласлап вәгаз сөйли башлаган. Ике сәгать тирәсе вакыт сөйләгәч, җиңел тын алып куйган.
– Ничек, охшадымы сөйләгәнем?
– Дини мәсьәләләрҙе аңлап җиткермим дигән идем инде, Әммә шуны әйтә алам: ялгыз малны ашаткан хәлдә дә, аңа барысы өчен хәзерләнгән азыкны бирмәс, ә бер өлешне генә салыр идем...
Башкортстан гәзитеннән алынды.