Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2019, 22:01

Күренмәс кеше хәзер фантастик персонаж түгел инде

Чөнки, Канаданың HyperStealth компаниясе кешеләрне һәм предметларны гади күз карашыннан гына түгел, ә инфракызыл приборлар белән тепловизорлардан яшерергә сәләтле үтәкүренмәле материал уйлап тапканнар.

Quantum Stealth исемле технология 2011 елдан бирле эшләнелгән. Инженерлар сүзләренә караганда, Quantum Stealth җиңел җыела, аны күчереп йөртү дә авыр түгел һәм ул туклану чыганагына мохтаҗ түгел.
Күренмәс итүче материалдан экран линзалар җыелмасы ярдәмендә яктылык белән идарә итү исәбенә эшли, дип аңлаталар аны уйлап табучылар. Шулай итеп, Quantum Stealth «үле зоналар» булдыра һәм экранның икенче ягында нәрсә булуын яшерә.
Әмма технологиянең җитешсезлекләре дә бар: «щит» артында яшерергә ниятләгән объект материалдан билгеле бер ераклыкта урнашырга тиеш, югыйсә ул күренәчәк.
Әлеге материал белән эшләү детальләрен күрсәтүче видеороликны https://www.youtube.com/watch?v=VFp1KY5KqcI&feature=player_embedded ссылкасы буенча карарга мөмкин.
Чыганак: argumentiru.com
Фото: popmech.ru
Читайте нас: