Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2019, 12:03

Капрон колготки тарихы

Без капрон дип йөрткән оек-колготкилар 80 ел элек – 1939 елның 24 октябрьдә беренче тапкыр сатуга чыгарылган. Бик зур шау-шу куптара ул: нейлон оекларны гүзәл затлар сатып алгач та, түзәлмичә, урамда ук кия башлыйлар.

1938 елда бөтен дөньяга танылган “Дюпон де Немур” химия компаниясе ныклы һәм сыгылмалы яңа синтетик материал – нейлонны эшләп чыгарулары турында игълан итә. Әлеге компаниядә эшләгән Уоллес Каротерс уйлап тапкан аны. Нейлонның презентациясен компания 1939 елда Нью-Йоркта узган Бөтендөнья күргәзмәсендә тәкъдим итә. Ул күргәзмәдән соң хатын-кызлар зур түземсезлек белән “киләчәк киеме” дип әйтелгән нейлон оекларның кибет киштәләрендә пәйда булуын көтә.
Әлеге материал текстиль тармагының нык алга китешенә сәбәпче була. Компания миллиардлаган долларларга баеган.
Ефәк белән чагыштырганда, нейлон оеклар формаларын югалтмыйча, яхшы сузылганнар, аякка сыланып торганнар, җыерылмаганнар, суык белән дымга бирешмәгәннәр. Шуңа күрә туташ-ханымнарның мәхәббәтен яулаганнар.
Әйтергә кирәк, нейлон оеклар ефәккә караганда ике тапкырга кыйммәтрәк булганнар.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА
Чыганак: calend.ru
Фото: jordin.ru
Читайте нас: