Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2019, 18:10

Яшьлегемә кайтып урадым

Мин туган ягыма ел саен ашкынып, канатланып очып кайтам. Ямьле язда кайтсам, табигатьнең һәр көн яшәрүен күреп сокланам. Аны мин назлы яшьлеккә тиңләр идем. Һәрбер агач, куак, үлән, чәчәкләр, яңа гына уянырга торган бөре дә миңа шундый якын һәм кадерле. Туган ягымны җаным-тәнем белән өзелеп яратам. Моннан ике ел элек узган кыш та минем өчен бик үзенчәлекле булды. Кодашыма кайтып, рәхәтләнеп ял иттем. Ап-ак карларга бата-чума болыннарга чыгып, сихри гүзәллеккә сокланып, тын гына табигатьне күзәттем, кар астына күмелмичә калган шайтан таягын күреп шатландым. Күңелем булганчы, чаңгыда да йөрдем. Үземнең яңа гына бөреләнеп килгән иҗатым белән туганнарымны, авылдашларымны, дусларымны таныштырдым, шул очрашулардан фәһем алып, иңнәремдә илһам канатларын тойдым.

Мин туган ягыма ел саен ашкынып, канатланып очып кайтам. Ямьле язда кайтсам, табигатьнең һәр көн яшәрүен күреп сокланам. Аны мин назлы яшьлеккә тиңләр идем. Һәрбер агач, куак, үлән, чәчәкләр, яңа гына уянырга торган бөре дә миңа шундый якын һәм кадерле. Туган ягымны җаным-тәнем белән өзелеп яратам. Моннан ике ел элек узган кыш та минем өчен бик үзенчәлекле булды. Кодашыма кайтып, рәхәтләнеп ял иттем. Ап-ак карларга бата-чума болыннарга чыгып, сихри гүзәллеккә сокланып, тын гына табигатьне күзәттем, кар астына күмелмичә калган шайтан таягын күреп шатландым. Күңелем булганчы, чаңгыда да йөрдем. Үземнең яңа гына бөреләнеп килгән иҗатым белән туганнарымны, авылдашларымны, дусларымны таныштырдым, шул очрашулардан фәһем алып, иңнәремдә илһам канатларын тойдым.
Әй, бу гомерләр – бары мизгел генә. Үз мәшәкатьләре белән җәйләр дә үтеп китте. Быел да мин ак кышларны сагынып көтеп алдым. Шул кадәр яратам елның шушы мизгелен. Шатлыктан күзләр яшьләнә, тамагыма төер тыгыла. Янымда кеше булмаса, кычкырып елап алырга да күп сорамыйм, рәхәт булып китә. Бу кадәрле матурлыкны бәяләргә хәтта сүзләр дә җитми сыман. Сине сагынып көтүче туганнарың, колач җәеп каршы алучы дусларың булуы – үзе зур бәхет бит ул.
Кодашта гына түгел, мин Әрибаш авылында да үз кеше, чөнки егерме тугыз ел элек мин гаиләм белән шушында гомер кичердем. Нинди генә кичерешләр узмады минем башымнан. Һәм менә тагын мине Әрибаш каршы ала. Минем яңа гына шигъри җыентыкларым чыгуын белеп, китапханә хезмәткәре Зөлфия ханым минем иҗат кичәмне оештырды. Кичәсенә килгән һәрбер кеше миңа таныш, һәрберсе күңелгә шул кадәр якын һәм кадерле. Кемнәр килгән икән дип, акрын гына күз төшерәм. Иң алгы рәттә күчеп киткәндә, кире кайтсам үземә бирерсең, дип сөт сөзгече биреп калдырган Мәүлидә җиңгәм утыра, аның янәшәсендә җиделе лампа бүләк итеп калдырган дустым, Гөлһәмем, кисәү таягымны бүләк иткән Зинам,. бергә эшләгән хезмәттәшләрем. Әйе, минем якыннарым барысы да килгәннәр. Тик тамчы гөлләремне истәлеккә калдырган Кәүсәрия апам гына юк, урыны җәннәттә булсын. Шушы очрашу безнең еракта калган яшьлегебезгә алып кайтты.
Безнең урам ак каеннар, олпат яшел чыршылар куенына сыенып утыра. Юлны аркылы чыгуга мөлдерәп пешкән каен җиләкләренә тап буласың, ә гөмбәләр бихисап. Без ул чакта барыбызда бер тигез идек, булганы бергә, булмаганы уртак дигәндәй. Ул вакытлар да кая инде ишек бикләү, келә салырга да оныта идек. Хәзерге вакыт белән һич чагыштырып булмый, әлбәттә. Анда яшәгән яшь гаиләләр шул кадәр дус-тату, бердәм иде.
Сул якта күршеләребез-Гыйният абый белән Кәүсәрия апа. Никтер аларга Ходай Тәгалә бала бирмәгән, ә үзләре бик тә кызыклы кешеләр иде. 1989 елның сентябрь ае, кече кызым Айсылуның бәби чагы. Аны бала арбасына салып, көне буена бәрәңге казыдым, ә Гыйният абый көне буена кемнедер орышты да орышты. Алар да бәрәңге казыдылар. Кич җитте, көтү кайтыр вакытта якынлашып килә, әмма күршем мыгырдануыннан туктамады, тиз генә бәрәңгеләрне ташып, көтүне каршыларга кирәк, карын да ачты. Өйгә дә кереп тормыйча, түтәлдән кишер йолкып алдым да, күлмәк итәгенә генә сөртеп, ашыга-ашыга кимерә башладым. Шул чакны Гыйният абый ике чиләген күтәреп су буеннан менеп килә, ә мин аңа таба борылып: «Гыйният абзый, көне буена кемне тиргәдең син, дигәч, лап иттереп чиләкләрен җиргә куйды да:
– Ах, юньсез, сине тиргәдем ләбаса, шуны да ишетмәгән, - диде тозлап-борычлап.
Ә мин аптырап,:
- Нәрсә, Гыйният абый? – дидем, кулымдагы кишерне тешләп.
- Соң малаең баганага менеп безнең бакчага пес итте, – дигәч, мин елмаеп:
- Эй, шушы гынамы сәбәбе, күршекәм, мин түгеллә инде, - дигән идем, уң кулын селтәде дә – Ә-ә-ә-әй ичмаса, синең белән бер рәхәтләнеп тиргәшеп тә булмый, дип, чиләкләрен күтәреп китеп барды. Шул вакыттан алып, башкача сүзгә килмәдек. Хәер, минем бер кем белән дә ямьсезләнеп сүзгә килгәнем булмады, авызымны ерып тик йөрим. Без күченеп киткәч, Кәүсәрия апа:
- Шул күршемнең юып элгән керләренә кадәр сагынам, - дип әйтә торган булган.
Аларның ике мүкләк сыерлары бар иде - икесендә Йолдыз, дип йөртәләр. Моны ишетеп Алсу кызым, бик аптырап: «Әни, нигә Кәрсәюә (Кәүсәрия) әби белән Гыянак(Гыйният) бабай сыерларына минем абыйның исемен кушканнар, ди – Йолдызны кызым Илдус, дип ишетә икән.
Ә бу хәл-Рүзәл улым турында. Алар янында баткак бар, җәй көнендә дә кипми торган. Ул елны җәй бик коры килде, ә минем Рүзәлем баштан-аяк баткакка чумып кайтып керде.
-Әй, улыкаем, бу кадәр пычракны каян гына таптың соң, Гыйният бабаңның баткагы да кипте бит, - дигәч:
- Әнием, эжләсәң табарга була ул, - диде шат елмаеп. Баксаң, алар дуслары Илүс, Женя белән чишмә буена төшеп, полиэтилен капчыкларга тутырып алып менеп, өч көпчәкле велосипед астына салып, бер-берсенә сиптерәләр икән. Әй, бу бер гөнаһсыз, бәхетле чаклары!
Ә уң яктагы күршеләребез-Илдар белән Гөлһәм.
Гөлһәмем - җан дустым. Аларның Груша исемле (нигә Грушадыр белмим) бик сөтле сыерлары бар иде. Безнең сыер көтүдән кайтмый калса, мин аларга сөткә керә идем. Безнең сыерның бер-ике көн югалып та тора торган гадәте бар иде. Хәер мал хуҗасына охшамаса хәрам була диләр. Минем иремә охшаган иде, бахыр. Ирем үзе гармунчы, моңлы итеп җырлый, биюче дә, югалып тормыйча нишләсен инде, хатын-кызларның күзе төшкәндер, Ә мин аның гармунчы булуына горурлана идем.
Кич көтү кайтканда, минем Рүзәлем урамдагы сәкедә ипи ашап утыра икән, Груша килеп ипигә үрелгән, улым ипине артына яшергән, шуннан мүкләк сыер улымны киртә аша ишек алдына алып чөймәсенме. Берчә курыккан, берчә сөенгән улым өйгә керде дә:
- Әнием мине Груша ишек алдына чөеп атса да, барыбер ипине бирмәдем, - дип, учындагы ипиен миңа сузды
Эльвера Байгазина – Абдуллина.
Казан–Кодаш
Безнең урамны үзәктән ерактарак булганга «Камчатка», дип йөртәләр иде. Авыл уртасында урнашкан мәктәп белән балалар бакчасына барыр өчен, ерып чыккысыз баткак күпер аша үтәсе бар. Көз җитеп, мәктәптә укулар башлангач, урамнардан үтәрлек түгел. Һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала, кайсын мәктәпкә кайсыларын бакчага илтәсе. Күршебез Елкыбай трактор арбасына төяп балаларны илтә иде, күптән бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
Балалар кечкенә вакытта, кәҗә сөте файдалы дип, Җәннәт ападан кәҗә сатып алдык, аны балалар никтер «Зина» дип атадылар. Ул чакта без авылның уртасындарак яши идек, аннан «Камчатка»га күчәргә туры килде. Бер вакыт кәҗә көтүе, утырткан агачлар посадкасына кергәннәр дә, аларны җыеп лесхоз гаражына япканнар. Кәҗәләребез кайтмагач, эзләп чыгарга туры килде, гараж алдында мин:
- Зина, Зина,- дип кычкырып йөри идем, Елкыбай ялт итеп гараждан йөгереп чыкты да:
- Зина белән берәр кая барырга җыендыгызмы әллә, - дигәч, мин бик тә кыенсындым. Елкыбайның хатыны да Зина исемле бит.
Әрибаш авылындагы очрашудан соң, яшьлек хәтирәләрем күз алдымнан йөгереп уздылар. Һәр ел саен туган якларыма канатланып кайтам. Быел да нигәдер күңелләремне җилкендереп борчылып көттем шикелле. Үзебез яшәп киткән Әрибашыма килгәч, яшьлек хәтирәләремнең йомгагы тәгәри-тәгәри үзеннән-үзе сүтелде.
Тагы берсе үзәкләремне өзеп исемә төште. Бу хәл ямьле җәй көнендә булды. Ишек алдында вак-төяк эшләр эшләп йөри идем, хатын-кызның эше бетәме соң? Балаларымның елашкан тавышын ишетеп, йөгереп өйгә керсәм, дүртесе дә елый. Алсу шомырт башыннан егылып төшеп, күлмәк итәген ерткан, Рүзәлем иң матур, шау чәчәктә утырган гөлемнең чәчәкләрен кайчы белән кискәләгән, Айсылуым тәрәзә пыяласының ярыгына кечкенә бармагын тыгып, бармагын кискән (әле дә эзе бар), ә төпчегем Айдар мичнең акшарын кимереп ашаган. Мин карап-карап тордым да, ирексездән үзем дә елап җибәрдем. Идән дә тәгәрәшеп бишәүләшеп елап ята идек, бик тә ашыгып әтием килеп керде, куркуы йөзенә чыккан.
- Я, нәрсә булды сезгә, нигә елашасыз, әллә бер-бер хәл булдымы, Ходаем, – дип аптыраган караш ташлады. Мин инде елау катыш тавыш белән:
- Әтекәем, нишләп миңа еламаска, дүртесе дә зыян иткән бит, - дигәч, әтиемнең йөзенә шат елмаю чыкты.
- Әй, кызым, кызым, бигрәкләр дә бәхетле чагың, үзең генә аңламыйсың, сабыйларың белән көлеп-елап тәгәрәшеп бергә үсәсез бит, - диде дә чәчләремнән сыйпап, йомшак кына итеп аркаларымнан сөйде.
Мин әтиемнең бу сүзләренә бик-бик гаҗәпләнгән идем, шушы да булдымы бәхет, дип. Ә чынлап та төптәнерәк уйлап карасаң, бу вакытлар минем иң бәхетле чакларымның берсе булган бит. Газиз әти-әниемдә, йөрәк җимешләремнең дүртесе дә исән-сау, , хәләл җефетем дә янымда булып, мин дә пар канатлы булганмын. Бәхетле булуыңны-бәхетсезлек килгәч кенә аңлыйсың, дип юкка гына әйтми торганнардыр инде.
Үзебез яшәгән урамнарга барып, инеш буйларын буйлап, болыннарын гизеп, без яшәгәндәгечә итеп күз алдына китерергә күпме генә тырышсамда, ни кызганыч, үзгәргән шул, үзгәргән. Балаларым менгән баганалар да юк икән хәзер, күпме ыштан-күлмәк ертыла торган шомыртларны да кискәннәр, Кәүсәрия апаның мүкләк Йолдызлары җимереп кергән, минем һәркөнне төзәтә торган җил капкам да юк...
Минем бит ничек бар иде, шулай итеп күрәсем килә. Гомерем йомгагын кирегә тәгәрәтәсем килеп, ирексездән, кайнар яшьләрем битләремне пешереп түбән тәгәриләр. Шушы буладыр инде, төшләремә кереп йөдәтүче - үзәк өзгеч сагынуларның сары сагышлары!
Эльвера Абдуллина-Байгазина.
Читайте нас: