Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2019, 17:35

Байкал аръягында солдат 8 хәрбине атып үтергән

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Вакыйга җомга көнне урындагы вакыт белән 18.20 сәгатьтә була.

РИА Новости агентлыгына төбәкнең көч структураларындагы чыганагы хәбәр итүенчә, хәрбинең коралының корбаннары - 5 солдат, 2 офицер һәм 1 контракт буенча хезмәт итүче. 2 солдат дәваханәдә авыр хәлдә.
Ут ачкан хәрбине кулга алганнар.
Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу вакыйганың шәхси проблемалар аркасындагы нерв киеренкелегеннән булуы ихтимал.
Хәрби частька Мәскәүдән оборона министры урынбасары генерал-полковник Андрей Картаполов җитәкелегендәге комиссия юлланган.
Соңгы тапкыр моңа охшаш очрак ике ел элек теркәлгән иде. Анда росгвардияче Чечнядагы хәрби частьта 4 хезмәттәшен атып үтергән иде. Аның үзен кулга алганда үтергәннәр.
Табель коралыннан атыш ачкан җинаятьченең исеме билгеле. Ул - солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов.
Чыганак: ria.ru
Фото: sm-news.ru
Читайте нас: