Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2019, 17:29

Сабыйның туганда йөзе булмаган

7 октябрьдә Португалиянең Сан-Бернарду-де-Сетубал шәһәрендә сирәк очрый торган зәгыйфьлек белән бер сабый дөньяга килгән: малайның бит өлеше булмаган. Күзләре, танавы, гомумән баш сөягенең алгы ягы җитлекмичә туган.

Баланың әти-әнисе Марлен Симау һәм Давид Ребейро бу хәлдән зур шок кичергән. Ләкин, шулай да, Ходай биргән нарасыйларыннан алар баш тартмаганнар.
Яшь әни һәрвакыт янында - яшәү өчен көрәшергә ярдәм итә. Табиблар бу баланы ике көннән артык яшәмиячәк дип әйткәннәр, хәзер бала үзе тын алырга, көч-хәл белән булса да, шешәдән имәргә өйрәнгән.
Ә менә Марленның акушеры Артур Карвальога карата җинаять эше ачылган. Йөклелек чорында булачак әнигә әллә ничә тапкыр УЗИ үткәрүенә карамастан, булачак анада патология барлыгын сизмәгән һәм күрмәгән.
Дүрт саны төгәл булып туган сабыйларны да ташлап китүче кәккүк әниләр бар. Ә бу мәрхәмәтле, олы йөрәкле яшь әти-әнигә Ходай сабырлык һәм ярдәмен биреп, нарасыйларын савыктырырга язсын.
Чыганак: ria.ru
Фото: ria.ru
Читайте нас: