Тәтешле хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2019, 20:47

Хезмәттәшләрен атып үтергән егет Татарстаннанмы?

Элегрәк ул Төмән өлкәсеннән дип хәбәрне ителгән иде.

Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов хәрби хезмәткә 4 июльдә Татарстанның Нурлат районыннан чакырылган. Аның документларында "психик яктан тотрыклы" дип язылган.
Ике көн элек каравылда пост алышканда Рамил хезмәттәшләренә ут ача. Ике офицер белән алты солдат шул урында җан бирә. Ике егет авыр хәлдә дәваханәдә ята.
Җинаятьнең сәбәбен уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә күрәләр. Солдатны милли нигездә кыерсытулары да мөмкин, дигән фараз да бар.
"Кызыл тан" сайтыннан
Читайте нас в