Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2019, 22:08

Песиизм чире

Улым Булат бердәнбер көнне песи баласы алып кайтты. Дусты әти-әнисеннән яшереп алган песине бабасында тоткан, анысы кайдадыр ялга киткәч, калдырыр урын булмаганга, безгә килеп эләкте. Мин, авыл баласы буларак, песи халкын яхшы беләм. Аларның карават асларын пычратуын һәм бу гадәтләреннән беркайчан да арындырып булмавын да хәтерлим. Гомумән, песи халкы турында хатирәләрем шактый.

Югыйсә, үземне мәче яратмаучы дип йөри идем...
Улым Булат бердәнбер көнне песи баласы алып кайтты. Дусты әти-әнисеннән яшереп алган песине бабасында тоткан, анысы кайдадыр ялга киткәч, калдырыр урын булмаганга, безгә килеп эләкте. Мин, авыл баласы буларак, песи халкын яхшы беләм. Аларның карават асларын пычратуын һәм бу гадәтләреннән беркайчан да арындырып булмавын да хәтерлим. Гомумән, песи халкы турында хатирәләрем шактый.
Ап-ак зур песиебез бар иде. Ул ашап утырганда күрше урамда яшәүче абзый аны арттан күреп: “Куяныгыз да бар икән”, – дип куйды. Без “куянны” Сәми дип атый идек. “С-с-сәми” дигәч, “куяныбыз” борылып карады. Ишетүемчә, песиләр “с” хәрефенә игътибарлы булучан. Абзый Сәми исемле песигә охшаган куян турында хәбәрне бөтен авылга таратты. Тарихта исемгә борылып караучы куяннар булмагандыр дип беләм. Шулай итеп, “Сәми” исемле “куяныбыз” белән танылдык.
Бертуган апамның гади генә песиенең унитазга йөрүен дә хәтерлим. Ул бик акыллы иде. Мин хәл белергә килгәндә (минем буе булу өчен булса кирәк) суыткыч өстенә менеп, иснәп карый иде.
Яшьрәк чакта мотоцикл белән район үзәгенә барган идек. Руль артына, бик сорагач, классташ дустым Альмирны утырттым. Ул юлда песи таптатты. Кире кайтканда шул урында мотоциклда егылдык. Әлбәттә, руль артында Альмир утыра иде.
Мин үзем песи халкын бик яратып бетермәдем, ләкин аларга бәйле шундый һәм башка вакыйгалар истә калган.
Улым алып кайткан песине бик өнәми генә кабул иттек. Беренче көнне үк эче сыеклап кайбер проблемалар тудырды. Гаепне улыма ташлагач, ул песине шампуньлап юды. Песи баласы шәбәргән комык кыяфәтен алды. Ләкин берничә көннән көрәеп, матураеп китте. Улымның будильнигы шалтырау белән битен ялап уята башлады. Ул укудан кайткач мырылдап нидер сөйләп бирә. Мин үзем этләр яратучы буларак, песи баласына башта бик исем китеп бармаса да, аны якын күрә башладым. Ул да минем яныма килеп нидер сөйләнә, өстемә менеп ятарга тырыша. Шактый гына дуслашып та киттек. Бердәнбер көнне песиебезне улымның дусты алып кайтып китте. Өй бушап калды. Күңелсез. Өйдәге бер гаилә әгъзасын югалткан кебек булдык.
Көннәрдән бер көнне кызым дустының ялга киткәндә песиен калдырыр кешесе булмавын әйтте. Мин шатланып риза булдым. Монысы зур һәм нәселле “мачы” булып чыкты. Шотланд нәселеннән булган кырпак колаклы 3-4 яшьлек песи иде ул. Лекс исемле. Мин аны “Лексус” дип атадым. Үзе белән “бирнәләрен”: бер капчык азык, йоклый торган махсус диван, савыт-сабалары, уенчыклары да бар иде. Безнең кебек кеше ялга да бу кадәр зур сумка күтәреп бармый, песинең милке шактый булып чыкты. Песи башта өйне тикшереп чыкты, аннан тәрәзә төбенә менеп утырып, мөлдерәп тышка карап катты. Бу аның өен юксынуы булгандыр инде.
Тиешле урынга гына “йөри”. “Эшен башкаргач” килеп әйтә, җыярга кушуы инде. Ишетмәмешкә салышсаң, икенчебезгә барып сөйли.
Үзенең затлы азыгын гына ашый. Тәмләп кенә, ресторанда утырган олигарх кебек кылана. Янга килми, читтән генә күзәтә. Берничә көннән яныма килеп аркага-арка терәп утырып китте. Ләкин барыбер сөйдереп бармый, бер-ике сыпыру белән китеп бара. Горур. Көяз. Деловой. Сер бирми. Бик зыялы песи.
Шулай, бер атна дигәндә, без аңа ярыйсы гына өйрәндек. Ул үзе безгә өйрәнгәндерме, мәҗбүр булып кына яшәгәндерме, анысы караңгы. Ун көннән хуҗалары ялдан кайтты. Хуҗасы песиен килеп алмакчы. Мин кызыма: “Бирмим, расписка белән алмадык бит”, дигән булам. Әлбәттә, шаяртып. Песине алып киттеләр, “Лексус”сыз торып калдык. Өй бушап калды, ямансу. Ә мин, югыйсә, үземне песиләр яратмаучы дип йөрим.
Кунак песиләре кабул итә-итә бу өлкәдә тәҗрибә туплый башладым. Чит илләрдә эт-мәче халкы өчен кунакханәләр бар. Хуҗалары каядыр киткәндә шунда калдырып китә. Безнең Уфа шәһәрендә песи кунакханәсе дә, этләр өчен отельләр дә юк. Шәһәребез заманнан артта калган. Мин андый песиләрне йортка кертә алам бит! Балаларның да песиле булу теләген канәгатьләндерәм, акча да эшлим. Игълан язарга утырдым:
“Теләсә нинди характердагы, милләттәге һәм кыяфәттәге песиләрне йортка кертәм. Түләү бәяләре песи шәхесенең дәрәҗәсенә, затына бәйле. Теләсә нинди песи белән уртак тел табам, гаиләдә эт елында туучылар юк...”
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: