Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 октябрь 2019, 21:38

Алтын табутта җирләнгән Майкл Джексонны көне-төне саклыйлар

Майкл Джексонның якты дөнья белән хушлашуына 10 ел тулды. ул 2009 елның 25 июнендә дарулар передозировкасыннан (пропофол) үлде. Җырчы Лос-Анжелесның төньягында урнашкан Форест-Лаун мемориаль паркында җирләнгән. Бу Голливуд зиратында күп билгеле кешеләр җирләнгән

The Sun язуынча, җырчы алтын табутта күмелгән. Аның бәясе - 23 мең долларга якын. Поп-патшаның җәсәденә сәхнә костюмы, парик һәм хәтта ак пирчәткәләр кидергәннәр. Майкл Джексонның балалары табуты эченә “Әти, без сине яратабыз” һәм “Без сине сагынабыз” дигән язулар салганнар.
Җырчы җирләнгән мемориаль паркка көн саен ничәмә кеше килә.
Джексонның үлеменнән соң аның гаиләсе каберне мыскылларлар һәм мәетен казып алырлар дип курыккан. Шуңа күрә җырчының җәсәден талаучылардан һәм акылдан шашкан фанатлардан коткарыр өчен барын да эшлиләр. Алтын табутны бетон астында калдыралар, ә кабере тирәсендә сигнализация белән видеокүзәтү куялар.
Тик кайберәүләр Майкл Джексонның каберен бетонлауны башка максат белән бәйли. Поп-патша үлеменнән соң да аны педофилиядә гаепләүләрне дәвам итәләр. Кемнәрдер хәтта аның мәетенә эксгумация ясарга тәкъдим итә. Имеш, бу аның корбаннары ДНК-ларын ачыкларга ярдәм итәр иде. Ә инде цементлап куйгач, бу эш мөмкин түгел.
Гомумән, соңгы арада җырчының педофил булуының яңадан-яңа фактлары килеп чыга дип язалар чит ил басмалары. Ә менә ышаныргамы ул имеш-мимешләргә, юкмы?
Чыганак: eg.ru
Фото: sm-news.ru
Читайте нас: