Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 октябрь 2019, 21:36

Ашыгыч ярдәм машинасыннан пациент төшеп калган (ВИДЕО)

Бу кызык та, кызганыч та хәл Ураинада булган.

Видеодан күренүенчә, олы юлдан китеп барган ашыгыч ярдәм машинасының арткы ишекләре ачылып китеп, аннан авыру төшеп кала. Табиблар бу хәлне күрми.
Автомобиль барган тизлектә хәрәкәтләнүен дәвам итә. Юлда китеп барган башка водительләр сигнал биргәч кенә, машина туктый. Водитель һәм табиб пациент янына йөгереп киләләр. Бәхеткә каршы, ул исән кала.
Бу видеоны юлда ашыгыч ярдәм машинасы артыннан килүченең видеорегистраторы төшергән. Ачыклануынча, төшеп калган ир исерек булган һәм дәваханәгә барудан баш тарткан. Ул шулай сикереп төшеп качмакы булган.
Чыганак: vesti.ru
Фото: Видеодан скрин.
Читайте нас: