Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 21:36

Бәхетле булыр өчен ике читләвек җитә

Роспотребнадзор белгечләре бәхетле булу өчен адәм баласына атнасына ике чикләвек ашау да җитә, ди.

Роспотребнадзор белгечләре бәхетле булу өчен адәм баласына атнасына ике чикләвек ашау да җитә, ди.
“Бәхет өчен!”дип әйтеп бетермәсәләр дә, чикләвек сәламәтлекне ныгыта, ә ул инде бәхет нигезе. Сәламәтлектән мөһимрәк ни бар бу дөньяда?
Чикләвекне еш ашаган кешедә кан тамырлары белән проблема булмый. Атнасына ике чикләвек яхшы норма санала икән.
Бу тәмлекәч шикәр чиренә дучар булганнар өчен дә бик файдалы.
Холестеринны киметү өчен – кешью, физик эштәгеләргә урман чикләвеге килешер. Ул яман шешкә каршы яхшы дәва икән (элек урман чикләвеген җыеп ашау гадәти хәл иде, бәлки шуңа да онкология азрак булгандыр). Ә әстерхан чикләвеге баш мие, кан тамырлары өчен файдалы.
Алсу Төхвәтуллина
Читайте нас: