Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 23:38

Русиядәге иң бай хатын-кызлар

Исемлекнең беренче юлында Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина.

Гадәттә, алар - шундый ук бай ирләренең хәлле хатыннары.
Исемлекнең беренче юлында Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина. Ул инде җиде ел дәвамында рейтингта беренче урында. Ул Мәскәүдәге иң зур девелопер компанияләренең берсе – “Интеко”га нигез салучы. Басма мәгълүматларына караганда, аның милке 1,2 миллиард доллар тәшкил итә. Бу хакта Forbes журналына сылтама белән gazeta.ru яза.
Икенче урында - Татьяна Бакальчук. Ул Русиядәге иң зур интернет-кибет Wildberriesны оештырган. Аның мал-мөлкәте 1 миллиард доллар дип бәяләнә.
Өченче урынга Петербург миллиардеры Юрий Ковальчукның хатыны Татьяна Ковальчук ия булган. Аның исәпләрендә якынча 600 миллион доллар.
Русиянең иң бай биш хатын-кызы исемлегенә, шулай ук, миллиардер Дмитрий Рыболовлевның хатыны Елена да кергән. Аның кереме – 600 миллион доллар. Шулай ук, бу исемлеккә кергән “Прогресс” компаниясе акционеры Ольга Белявцеваның мөлкәте 550 миллион доллар дип бәяләнә.
Рейтингтагы хатын-кызларның гомум милке рекордлы суммага – 9,9 миллиард долларга кадәр арткан, диелгән хәбәрдә.
Читайте нас: