Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 11:44

Туристка акула һөҗүм иткән: кыз ике кулсыз калган

Француз Полинезиясендә китларны күзәтү өчен оештырылган экскурсия вакытында Франциядән 35 яшьлек турист кызга ак акула һөҗүм итә.

35 яшьлек турист Тын океанда китларны күзәтеп, су коена. Кинәт ак акула килеп чыга һәм кызның ике кулы белән сул күкрәген тешләп ала. Туристка шунда ук медицина ярдәме күрсәтелә. Бәхеткә, якында гына 2 шәфкать туташы була. Нәкъ алар беренче ярдәмгә ашыга. Каза күрүче нык күп кан югалта. Аны санитар авиация ярдәмендә Таити утравына озаталар. Әле кыз авыр хәлдә дип яза чит ил матбугат чаралары.
Экспертлар әйтүенчә, әлеге вакыйга барысын да аптырашта калдырган. Чөнки бу урыннарда акулалар кешеләргә бик сирәк ташлана. 1580 елдан алып нибары 6 шундый очрак теркәлгән.
Шулай да Акулалар һөҗүм итү буенча халыкара ассоциациядән хәбәр итүләренчә, дөньяда ел саен ерткычларның кешегә ташлануының 70-100 очрагы теркәлә. Аларның 5-15 очрагында кеше гомерләре өзелә. Акулалар иң күбе АКШ, Австралия, Көньяк Африка республикасы, Бразилия һәм Яңа Зеландиядә һөҗүм итә.
“Әмма кайсыбер алга киткән илләрдә, начар рекламадан куркып, ерткычлар һөҗүме турында хәбәр таратмаска тырышалар”, – диләр ассоциациядә.
Чыганак: regnum.ru
Фото: zarubejom.ru
Читайте нас: